Баулыда инвалидлар декадасы старт ала
Ел саен декабрь башында, җәмәгатьчелек игътибарын физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына юнәлтү максатыннан, инвалидлар декадасы уза.
2 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында аның тантаналы ачылышы булачак. Ункөнлек барышында төрле чаралар планлаштырыла. Аерым алганда, спорт фестивале, физик мөмкинлекләре чикле әти-әниләр өчен түгәрәк өстәл, ял кичәләре үткәреләчәк. Инвалид балалар да читтә калмаячак. Алар өчен күңел ачу чарасы, тематик кичә, уен рәвешендәге тренинг оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев