Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы укучылары һөнәрләр үзләштерә

Быел мәктәпара укыту комбинатында 330 өлкән сыйныф укучыларыннан торган 24 төркем тупланган.

13 төркем "В" һәм "С" категорияләре буенча автомобиль йөртүче белгечлеген үзләштерәләр. 6 төркем - "Пешекче" курсын, 5 төркем "Азык-төлек товарлары сатучысы" курсын сайлап алганнар. Егетләр һәм кызлар машина йөртүче һөнәренә өстенлек бирәләр. Транспорт булмау сәбәпле, еракта урнашкан авыл мәктәпләре үзләренең өлкән сыйныф укучыларын укыта алмыйлар.

1 сентябрьдән укыту комбинаты урнашкан мәктәп бинасында капиталь ремонт үткәрелгән. Анда тәрәзәләр, ишекләр, җылылык системасы алыштырылган. Комбинат коллективы да моңа үз өлешен керткән. Шулай итеп, укучылар хәзер һөнәрләрне якты һәм җыйнак кабинетларда үзләштерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев