Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы укучылары бүләккә ноутбук алачаклар

"IT-чемпион" реcпублика конкурсының беренче туры беренче этабында Баулы районының өч укучысы җиңүгә ирешкән.

Әлеге конкурсның беренче этабы агымдагы елның май аенда төгәлләнүен исегезгә төшерәбез. Безнең районнан өч укучы җиңүче дип танылган. Беренче урында - 577 балл туплап, гимназиянең 5нче сыйныф укучысы Рәмис Сәмиков, икенче урында - Потап-Томбарлы мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Андрей Азабин (555 балл), өченчедә - шәһәребезнең 5нче мәктәбендә 3нче сыйныфта белем алучы Айнур Хәмитов (433 балл). Җиңүчеләргә 30 августта Республика көнендә ноутбуклар тапшырырга планлаштыралар.

"IT-чемпион" реcпублика конкурсында безнең районнан Потап-Томбарлы, Татар Томбарлы мәктәпләре һәм гимназия аеруча актив катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев