Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районында Курск сугышында катнашкан алты кеше калды

Быел илебез Бөек Ватан сугышындагы иң хәлиткеч бәрелешләрнең берсе - Курск сугышының 70 еллыгын билгеләп үтәчәк. Баулы районында бүген әлеге канкойгыч вакыйгада катнашкан алты кеше яши.

Курск дугасындагы сугыш 1943 елның 5 июленнән 23 августка кадәр дәвам иткән. Ул тарихта иң эре танк бәрелешләренең берсе булып санала. Анда ике миллионга якын кеше, алты мең танк, дүрт мең самолёт катнашкан. Безнең якташларыбыз Гали Зиннәтуллин, Фәтхулла Зиннәтов, Вәли Садыйков, Госман Ханнанов, Галимҗан Идиятуллин һәм Борис Араптанов өчен Курск сугышы тарихи факт кына түгел, ә гомерләренең бер өлеше дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев