Баулы автоягулык станцияләрендә әлегә закон бозулар ачыкланмаган
Татарстанда автоягулык станцияләрендә сатылучы мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү буенча айлык дәвам итә.
Айлыкның беренче яртысында Татарстанның ягулык-энергетик ресурсларын рациональ файдалану идарәсе белгечләре тарафыннан 374 объектта (364 АЗСта һәм 10 нефть базасында) 889 проба алынган, 406 пробага сынаулар үткәрелгән, шулардан 291 проба - бензинга һәм 115 проба - дизель ягулыгына. 26 проба ГОСТ таләпләренә туры килми. Анализлар нәтиҗәсендә күкерт катнашмасы күрсәткече нормага туры килмәве ачыкланган. Баулы районында мондый җитешсезлекләр ачыкланмаган. Ләкин безнең күршеләребездә - Әлмәт, Бөгелмә һәм Азнакай районында закон бозулар ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев