Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яше дә, карты да хоккейга тартыла

Чын хоккейчылар бәйрәмнәрне дә спорт белән үткәрергә күнеккәннәр: Татарстан Республикасы көнендә "Девон" боз сарае аренасында алкалы хоккей буенча яшьләр һәм өлкәннәр көч сынашты.

Көннең беренче яртысында 2001-2002 елда туган уенчылар арасында иптәшләрчә матч узды. Мавыгып, күтәренке күңел белән уйнадылар алар. Аларга берничә ата-ана (нигездә әниләр) көч биреп тордылар. Ара-тирә фойега җылынырга чыгып, хоккей терминологиясен белгечләрдән дә ким белмәүләрен күрсәтеп, уен барышы буенча кызып-кызып фикер алыштылар алар.

Ике команда да тимераякта оста шууларын, кәшәкә белән эш итә белүләрен, шайбаны төп-төгәл капкага кертә алуларын күрсәттеләр. Уенның 9:9 исәбе белән төгәлләнүе шуның ачык мисалы булды. Тренер Таһир Шәнгәрәев сүзләре буенча, барлык малайлар да әйбәт уйнадылар, ярышларда катнашкан бердәнбер кыз Камилла Фәйзуллина да алардан калышмады. Бу матчта ул үзен беренче тапкыр капкачы сыйфатында сынап карады, һәм тренеры аңардан канәгать калды.

Кичен биредә Баулы "Девон" командасы ир-атлары һәм Урыссу хоккей сөючеләре җыелма командалары очрашты. Шунысын да әйтергә кирәк, урыссулылар инде берничә ел безнең бозда әзерлек үтәләр.

- Безнең бистәдә хоккейны бик яраталар, ләкин безгә әле ачык һавадагы хоккей кортларында уйнарга туры килә. Кешегә ниндидер мавыгу кирәк. Ә уеннар проблемалар турында оныттыра, энергия бирә. Менә шуңа күрә мин хоккей уйныйм да инде, - диде безгә "Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты" ЧҖҖ директоры Илһам Сафин.

Уен баулылылар файдасына 16:9 исәбе белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев