Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь гимнастлар онлайн ярышкан

Баулының 1нче спорт мәктәбендә дистанцион форматта кызлар арасында гимнастика буенча шәхси беренчелек узган.

Ярышларда 1нче спорт мәктәбенең пауэрлифтинг бүлекчәсендә шөгыльләнүче 13 кыз катнашкан. Аларның барысы да пауэрлифтинг тренеры Илшат Камалиевта шөгыльләнә. Аның сүзләренә караганда, 15 күнегү 10 баллы система буенча бәяләнгән. Биремнәр катлаулы булган, кайберәүләр аларны ахырына кадәр үти алмаган. Нәтиҗәдә беренче урынга Алиса Хәертдинова (140 балл) лаек булган. Икенче урында  –  Анелия Әхмәтшина (136 балл), өченчедә – Милана Төхбәтуллина (135 балл). Кызларга соңрак грамоталар, медальләр һәм призлар тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев