Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яңа чемпион билгеле булды

Баулы шәһәренең 15 еллыгы һәм Татарстан Республикасы көне уңаеннан 1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Баулы районының абсолют чемпионы исеменә рус бильярды буенча ярышлар булып узды.

Шәһәрнең һәм районның абсолют чемпионы исеме өчен быелгы ярышларда "Нефтестрой" ЧҖҖ, "Мехсервис-НПО" ЧҖҖ, "Бурение" ЧҖҖ "Баулы ПБР", 2нче, 6нчы, 7нче мәктәптән 13 кеше катнашты. Ир-атлар арасында дүрт укучы да көч сынашты.

Киеренке көрәштә 2нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Марат Сафиуллин җиңү яулады. Егет 2нче өлкәннәр разрядына ия, яшь булуына да карамастан, районның, Татарстанның һәм Башкортстанның берничә эре ярышларында катнашкан. Шунысын да әйтергә кирәк, Марат, үзенең 2010 елгы уңышын кабатлап, инде икенче тапкыр абсолют чемпион исеменә лаек булды.

Икенче урынны шулай ук тәҗрибәле спортчы - Баулы ПБРының Баулы ЦИТСы смена начальнигы Рөстәм Зиннәтуллин яулады. Өченче урынга "Баулынефть" идарәсенең катлам басымын саклау операторы Денис Белов лаек булды. Идарә цехлары арасындагы беренчелектә дә быел Дениска тиңнәр табылмаган.

Әлеге ярышларда катнашкан тагын бер яшь кеше - 7нче урта мәктәпнең алтынчы сыйныфы укучысы Булат Нуриев (ул бу ярышларда үзенең бабасы, бильярд буенча алыштыргысыз тренер Фәһим Нуриев белән бергә катнашты) турында да берничә сүз әйтмичә мөмкин түгел. Ул инде хәзер өлкәннәрнең үкчәсенә дә басып килә - районыбызның өч тапкыр абсолют чемпионы Виктор Карпов белән көрәштә яшь спортчы җиңүгә иреште һәм 4нче урынны яулады.

Чемпионатның оештыру комитеты Фәһим Мөстәкыймовичка "Иң өлкән катнашучы" номинациясендә грамота һәм истәлекле медаль тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев