Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Тәлинкә түгел, холкыңны чыныктыру мөһим

Хәзерге егетләргә ирлек сыйфаты җитми дип уйлаучылар тренер Иван Чернов истәлегенә уздырылган XII ачык турнирда булып кайтсалар, бу фикерләрен үзгәртерләр иде, мөгаен. Өч көн буена универсаль спорт залында чын ирләр характерын күрергә мөмкин иде.

Әлеге турнирда ел да бик күп кеше катнаша. Бу юлы да Баулыга 20ләп шәһәрдән 9-20 яшьлек 130лап спортчы килде. Турнирны ачуда Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин да катнашты.
Баулы данын быел өч команда яклады - 1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (тренерлар И.Сәхбиев, И.Геккель, А.Шәмсуаров, С.Мөхтәров), «Шифа» клубы (Р.Брондуков) һәм ДОСААФ (Ф.Галиуллин). Безнең спортчыларның шактые финалга чыгуы хәзерлек дәрәҗәсе артуын исбатлый. Бу турнирда җәрәхәтләнүчеләр саны кимрәк булуы да шуны ук раслый.
Традиция буенча, финал ахырында беренче булып иң кечкенә спортчылар көч сынаша. Үзләре кечкенә, ябык кына булсалар да, характер ныклыгын күрсәтергә, бирешмәскә тырышалар. Раундлар арасында яннарына иптәшләре йөгереп килүен, үз киңәшләрен бирүләрен, ә соңыннан шул кечкенә малайларның бик җитди кыяфәттә дәү судья абыйларына кул бирүләрен күрү кызык та, соклангыч та булды. Финалда Баулыга беренче җиңүне шундый бик яшь спортчыларның берсе Нияз Саттаров китерде (1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе). Ул бокс белән икенче елын шөгыльләнә. Улына көч биреп торырга килгән әнисе Жанна әйтүенчә, спорт аны кыюрак, оешканрак иткән, малайның укуы да яхшырган, яңа дуслары барлыкка килгән.
Башка кайбер спорт-чыларның да бу көнне җанатарлары бар иде. Мәсәлән, Илнур Галәвиевкә 10 туганыннан торган команда көч биреп торды. Егет аларның өметләрен 100 процентка аклады: җиңүне беренче раундта ук, 20 секундтан соң ук яулады! Егерме ярышта катнашып, унбишендә җиңү яулаган Илнур.
Бары берничә ай гына элек бокс белән шөгыльләнә башлаган, ләкин, шуңа да карамастан, ышанычлы рәвештә беренчелекне алган Элнар Рәхмәтовның да җанатарлары байтак иде.
Тренерлар исә аеруча Эльвина Гыйниятуллина өчен дулкынландылар сыман тоелды. Эльвина Баулыдан чыгыш ясаган бердәнбер кыз. Ул тырышып көрәште, җиңүгә таба бара иде кебек, ләкин, остазлары әйтүенчә, "янды", артык дулкынланып ташлады, аңын югалтыр дәрәҗәгә җитте. Әмма тамашачылар аның тырышлыгын алкышлап хупладылар. Аңа, икенче урынны яулаган башка спортчыларга кебек үк, көмеш медаль һәм шушы турнирга махсус ясалган (бокс тематикасында бизәлгән) тәлинкә тапшырылды.
Төрле авырлык категорияләрендә икенче урыннарны шулай ук Д.Җамалетдинов, И.Галиуллин, Р.Минәҗев ("Шифа" клубы), Н.Шевелёв, Д.Шимков (1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе) и Ф.Галиәкбәров (ДОСААФ) яулады. Ә алтын медальләр һәм боксчы сыннары Д.Миңнуллинга, Н.Исаевка, Д.Шәриповка («Шифа" клубы), О.Захаровка, А.Шәриповка (1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе) тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев