Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Тимер өзәрлек егетләр

Баулыда беренче тапкыр район беренчелегенә гер спорты буенча ачык ярышлар оештырылды. Ул күренекле спортчы, Алексеевка авылында туып-үскән гер спорты буенча халыкара класслы спорт мастеры Иван Стекольниковның юбилеена багышлап үткәрелде.

Узган җомгада "Нефтьче" спорт комплексында оештырылган ярышларда катнашу өчен, Баулы шәһәреннән һәм районыбыз авыл җирлекләреннән 20 яшүсмер һәм ир-ат заявкалар бирде.
Ярышларда катнашучыларны спорт бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Хәмидуллин, спортны һәм туризмны үстерү бүлеге начальнигы Сергей Кабаков тәбрикләделәр һәм аларга уңышлар теләделәр. Ринат Газизуллович тантана сәбәпчесе Иван Стекольниковка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Ярышлар Иван Стекольниковның күрсәтмә чыгышы белән башланды - ул 24әр килограммлы ике герне берьюлы 63 тапкыр баш өстенә чөйде.
Спортчылар төрле авырлык категорияләрендә көч сынаштылар. Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаучылар арасында Потап-Томбарлы, Удмурт Ташлысы авыл җирлекләре вәкилләре күп иде. Нәкъ менә шул яклар үзләренең көчле егетләре, көрәшчеләре, гер осталары белән данлы.
Ә беренче урыннарга Рияз Сәмигуллин (яшүсмерләр арасында, Томбарлы авыл җирлеге), Сергей Стекольников - Иван Георгиевичның кече улы (75 килограммга кадәрге авырлык категориясендәге ир-ат-лар арасында, Уд.Ташлы авыл җирлеге), Фәрит Сәлахетдинов (85 килограммга кадәр, Потап-Томбарлы авыл җирлеге), Дмитрий Ишбулдин (95 килограммга кадәр, Уд.Ташлы авыл җирлеге) лаек булдылар. 95 килограммнан авыррак спортчылар арасында Уд.Ташлы авыл җирлегеннән Михаил Маркелов җиңүгә иреште. Ул 24 килограммлы ике герне, үзенең данлыклы якташы Иван Стекольников кебек үк, 63 тапкыр күтәрде. Бу җиңү Михаилга аның 34 яшьлегенә менә дигән бүләк булды. Ул Баулыда оста көрәшче һәм яхшы тренер буларак таныш.
Җиңүчеләр һәм призёрлар дипломнарга һәм акчалата призларга лаек булдылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча ярышларның кубогы Потап-Томбарлы авыл җирлеге командасына тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев