Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Судьяларга футболчы формасы килешә

Идел буе федераль округы судьялары, мантияләр урынына футбол формасы киеп, Баулы шәһәренең универсаль залында узган турнирда катнаштылар.

Идел буе төбәге судьялары арасында Баулыда футбол ярышлары моннан берничә ел элек, ул чагында шәһәр суды рәисе хезмәтен башкарган һәм хәзерге вакытта ТР югары суды судьясы булып эшләүче Марсель Фәхриевнең инициативасы белән үткәрелә башлады. Бу юлы ярышларда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия һәм Самара өлкәсе командалары көч сынашты. Турнирда катнашучылар алдында ТР Югары суды рәисе урынбасары Марат Хәйруллин һәм Баулы районы башлыгы Альберт Хәбибуллин чыгыш ясадылар.
Безнең республикабыз данын Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләре судьялары һәм Баулы шәһәр суды рәисе Салават Кашапов (рәсемдә - уңда) яклады. Пас бирү осталыгын Марсель Фәхриев тә күрсәтте.
Барлык уеннардан соң, беренче урын өчен Татарстан һәм Самара өлкәсе командалары көч сынашты. Бәхет бу юлы татарстанлыларга елмайды.
- Узган турнирда без, җиңүдән бер адым гына артка калып, икенче урынны яуладык, шуңа күрә хәзерге җиңүебез - үзенчәлекле реваншыбыз. Футболны мин балачактан ук яраттым. Безнең күпләребез, бүгенге малайлар кебек үк, үз вакытында ишегалларында туп типте, секцияләрдә шөгыльләнде. Мондый турнирлар эмоциональ киеренкелекне бетерергә ярдәм итә, безнең һөнәр кешеләре өчен бу бик мөһим, - диде безгә Салават Рузвельтович.
Турнир ахырында район башлыгы Альберт Хәбибуллин, спортны һәм туризмны үстерү бүлеге начальнигы Сергей Кабаков, 3нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Илнур Хәйруллин, әлеге спорт чарасын югары дәрәҗәдә оештырган өчен, үз адресларына бик күп рәхмәт сүзләре ишеттеләр һәм ТР судьялар советы исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев