Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

СПОРТ ЧЫНЫКТЫРА

Ел саен август аеның икенче шимбәсендә Россиядә Физкультурачы көне билгеләп үтелә. 11 августта “Нефтьче” стадионында узган чараларда спорт сөючеләр: спорт ветераннары, физкультура укытучылары, тренерлар, яшь спортчылар, сәламәт тормыш рәвеше белән яшәүче башка баулылар катнашты.

Физкультурачы көне – ихтыяр көче нык булган, җиңүне максат итеп куйган, спортның нәрсә икәнен чынлап торып аңлаучы кешеләр бәйрәме. Тик бу спорт бәйрәме генә түгел, ә физкультура хәрәкәтенә нәтиҗәләр ясау да. Бу көнне исемнәрен һәм спорттагы уңышларын район елъязмасына керткән тренерларны һәм шәһәребезнең алыштыргысыз спорт комментаторы Петр Зотагинны хөрмәтләделәр.

Бәйрәмгә килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров тәбрикләде.

– Баулы районы Татарстанның актив рәвештә спорт белән шөгыльләнүче районнары унлыгына керә. Элегрәк безнең спорт ветераннарыбыз югары уңышларга үзләренең тырышлыклары, җиңүгә омтылышлары нәтиҗәсендә генә ирешкән булсалар, хәзерге вакытта һәркемнең үз күрсәткечләрен яхшырту мөмкинлеге бар. Чөнки шәһәрдә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган, – дип мөрәҗәгать итте ул трибуналарга. – Киләчәктә спорт мәйданчыклары төзү дәвам итәчәк. Республика һәм Россия күләмендә Баулы районы данын яклаучы тренерларга, балаларга зур рәхмәт.

Күп тапкыр Россия, дөнья һәм Европа чемпионы булган Василий Матвеев та теләкләрен җиткерде.

– Яшьләрне спорт белән шөгыльләнергә чакырам. Чөнки спорт – көч, яшьлек һәм матурлык ул. Минем девиз: сәламәт буласың килсә, йөгер; акыллы буласың килсә, йөгер, матур буласың килсә, йөгер! Мин аңа гомерем буе тугры калам.

Бәйрәмнең иң тәэсирле мизгелләре яшь спортчылар һәм аларның тренерларының – көрәшчеләр, каратэчылар, боксчылар, җиңел атлетчылар, футболчылар, волейболчылар, авыр атлетчыларның күрсәтмә чыгышлары булды. Балалар нәрсәгә өйрәнгәннәрен һәм нинди уңышларга ирешкәннәрен күрсәттеләр.

Каратэ тренеры Ильяс Садретдиновта шөгыльләнүче балалар югары осталык һәм оешканлык күрсәттеләр. Аларның берсенә нибары алты яшь. “Хезмәткә дан” газетасы корреспонденты кызның әнисе Луиза Әхмәтханова белән аралашты.

– Балаларым Айдамир белән Азалина җиденче мәктәптә каратэ белән шөгыльләнә, – ди Луиза. – Айдамирга тугыз яшь, ул инде өч ел тренировкаларга йөри. Абыйсына карап, Азалина да секциягә йөртүемне сорады. Аңа ул чагында биш кенә яшь иде әле, рөхсәт итмәдем, иртә, дидем. Ул бер генә дәрескә булса да алып баруымны үтенде. Бер тапкыр барып күрер дә теләге сүнәр дип уйладым. Тик алай булып чыкмады. Шуннан бирле йөри. Аңа бик ошый. Өйдә абыйсы белән көрәшәләр. Тагын өч яшьлек балабыз бар. Биш яше тулгач, ул да каратэ белән шөгыльләнә башлар дип көтәбез.

Фәрит Галиуллин җитәкчелегендә чыгыш ясаган боксчылар чыгышы да тәэсирле булды. Боксчы формасы кигән малайлар, газонга чыгып, осталыкларын күрсәттеләр. Коллективта тәҗрибәле боксчылар да, әле күптән түгел генә шөгыльләнә башлаган спортчылар да бар.

– Минем исемем Равил. Бокс секциясенә ике ел йөрим. Ярышларда катнашам, әлегә өченче урыннар гына алганым бар, – ди Равил Галимов. Аннары келәмгә тренер Илмир Сабиров җитәкчелегендә “Көрәш” секциясендә шөгыльләнүчеләр чыкты.

– Барлык балаларны спорт белән шөгыльләнергә чакырам, – дип мөрәҗәгать итте тренер үсеп килүче яшь буынга. – Һәрберегез күңел яткан, үзегезгә туры килә торган спорт төрен сайлап алыгыз. Барлык коллегаларымны Физкультурачы көне белән тәбрик итәм!

Бәйрәм бүләкләүләргә дә бай иде. Регина Маликова спорт министрлыгы дипломына лаек булды. Заһит Хәбибуллин һәм Виктор Мельниковка Баулы районы башлыгы рәхмәт хаты тапшырылды. Фәрит Галиуллин һәм Илшат Камалиев район башкарма комитеты рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Петр Потапов, Василий Матвеев, Альберт Галиев, Владимир Мурзакаев, Валентина Якупова шәһәр башкарма комитеты рәхмәт хатына ия булды. Илвир Төхбәтуллин, Евгений Мацуев, Радель Большаков, Эмиль Гайфуллин, Омар Әхмәтшин, Инсаф Хәмитов, Эдгар Захаров һәм Нияз Садиковка спорт бүлегенең рәхмәт хатлары тапшырылды.

Хореограф Вероника Михайлова стадион газонында “Яшел фитнес” уздырды. Һәр кеше дәртле музыка астында күнегүләр ясый алды. Бәйрәм Физкультурачы көне хөрмәтенә спорт ярышлары белән дәвам итте.

Физкультура укытучылары, балалар һәм хәтта ветераннар ГТО нормалары үтәде. Бәйрәм кызыклы, матур килеп чыкты. Һәркем үзенең сәләтен күрсәтә алды. Ә тамашачы буларак килгән әти-әниләр балаларының нинди үрләр яулавына сокланып утырды.

– Балалар һәрчак сәламәтлекләре өчен файдалы шөгыль белән мәшгуль булырга тиеш, – дип фикере белән уртаклашты баулылы Алия Мөрсәлимова. – Бүгенге көндә бу бик мөһим. Биредә байтак кына кызлар, малайлар булуы сөендерә. Аларның югары нәтиҗәтләргә ирешүләрен телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X