Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Салаватны Сочи көтә

Баулылы Салават Шәрипов быел Татарстан Республикасының Төнге Хоккей Лигасы (НХЛ) "Казанские драконы" командасы составына кертелде. "Драконнарның" югары нәтиҗәләргә ирешүендә аның да өлеше бар. Салаватка 41 яшь, шуның 32 елын ул хоккей уйный. Аның балачак шөгыле чын хоббига әверелә. Бүгенге көндә "Баулынефть" идарәсе аппаратының инвестицияләр бүлеге әйдәүче икътисадчысы булып эшләүче белгеч...

Баулылы Салават Шәрипов быел Татарстан Республикасының Төнге Хоккей Лигасы (НХЛ) "Казанские драконы" командасы составына кертелде. "Драконнарның" югары нәтиҗәләргә ирешүендә аның да өлеше бар.

Салаватка 41 яшь, шуның 32 елын ул хоккей уйный. Аның балачак шөгыле чын хоббига әверелә. Бүгенге көндә "Баулынефть" идарәсе аппаратының инвестицияләр бүлеге әйдәүче икътисадчысы булып эшләүче белгеч яраткан спорт төре белән шөгыльләнергә дә вакыт таба, гаиләсен дә игътибардан читтә калдырмый. Хатыны Илмира һәм кызы Радмила - аның төп җанатарлары.

Салават Шәриповның тәҗрибәсе, осталыгы җитәрлек, физик хәзерлек дәрәҗәсе дә югары. Ул озак еллар туган шәһәре Баулы һәм туган предприятиесе "Баулынефть" идарәсе өчен уйный. Ә быел аны Төнге хоккей лигасының "Казанские драконы" командасына чакырганнар. Салават, НХЛның башка катнашучылары да әлеге спорт төренең йөз процент һәвәскәрләре, алар барысы да төрле өлкәләрдә эшлиләр, эштән соң атнасына берничә тапкыр бозда шөгыльләнәләр.

Газетаның алдагы санын 5 апрельдә укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев