Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Мавыкканнар ота

    Бүген дөньяда Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә. Әлеге борынгы уенга булган мәхәббәте турында безгә Баулы Саклык банкының шахматчылар командасы лидеры Нәсим Мәҗитов сөйләде.

    Кил, үкенмәссең...
    Нәсим Мәҗитов Иске Урыссу авылында туып-үскән. Аларның ишле гаиләләрендә бөтен ир-атлар - әтисе дә, дүрт өлкән абыйсы да шахмат белән мавыккан. Өлкәннәр кечеләрне уен белән таныштырган, шулай итеп шахмат дөньясына юл салынган... Ул чакларда (Нәсим Каюмович 1952 елда туган) аның туган авылы һәм ул өлкән сыйныфларда белем алган Урыссу бистәсе Баулы районына кергән. Ул елларны Нәсим Мәҗитов болай искә ала:
    - Бервакыт Урыссу мәктәбендә шахмат түгәрәген алып баручы сыйныфташ кыз яныма килде дә: "Шахмат уйный беләсеңме? - дип сорады. Мин, сөенеп, беләм, дип җавап бирдем, чөнки аңа күптән инде яшерен генә гашыйк идем. Сыйныфташым мине мәктәп турнирында уйнарга чакырды. Мин, аңа якынрак булу өчен, анда да, калган барлык ярышларда да катнаштым. Тора-бара үземнең чын шахматчы булып китүемне сизми дә калдым. Әлеге кыз белән юллар аерылды, ә менә шахматка мәхәббәт бүгенгәчә сүрелми.
    Аннан соң мин Казан инженерлык төзелеш институтына укырга кердем. Анда да шахмат уйнаучы студентлар бергә тупландык. Махсус әдәбият укыдык, турнирларга әзерләнә идек. Шулай итеп мин беренче өлкәннәр разрядына кадәр күтәрелдем, беренче тактада (шахматчылар лидерларны шулай дип атыйлар) институтның архитектура факультеты өчен чыгыш ясадым.
    Такта сатып алсагыз, халык тартылыр
    Институтны тәмамлаганнан соң, Карл Маркс исемен-дәге туган колхозыма эшкә кайттым. Күрәм, беркем дә шахмат уйнамый, ә уйный белүчеләр бар иде. Күңелсез булып китте, ярышлар, уен җитми башлады. Шулай бервакыт колхоз рәисе Гайсә Йосыпов янына килдем дә: "Әйдәгез, шахмат наборлары сатып алабыз. Авылдашларны шахмат уйнарга үзем өйрәтермен. Алар кыйммәт түгел, ә халык мавыгып китәчәк, тормыш кызыклырак булачак", - дим. Рәхмәт Гайсә Нигъмәтовичка, минем сүзләремә колак салды. Ул чакларда районда иң яхшы җитәкчеләрнең берсе иде ул. Кичләрен, эштән соң, без авыл мәдәният йортында җыелдык: шахмат комбинацияләрен тикшерә, бер үк вакытта уйнау сеанслары үткәрә идек. Без шулай ук район турнирларында да катнаштык. Авыл укучыларын да шахмат серләренә өйрәттем.
    Күпмедер вакыт узуга, шахмат түгәрәге ачылганчы начар укыган балаларның әти-әниләре, улларының яисә кызларының укуга тартылулары, түземлерәк һәм игътибарлырак була барулары өчен, миңа рәхмәт белдерә башладылар. Минем өчен бу зур бер сөенеч иде. Мин шәхсән үзем, баланы шахмат белән генә чикләргә ярамый, дип саныйм, аны тагын нәрсә беләндер, әйтик, ниндидер бер спорт төре белән мавыктырырга кирәк. Хәзер ул авылдашларым мине очратканда шахмат түгәрәге дәресләрен искә алмыйча калмыйлар.
    Әфәнделәр, сез безне тукмарга җыенасызмы әллә?!
    Яшь белгечнең оештыру сәләтен тиз күреп алалар: Нәсим Каюмовичны яшьләр үзләренең комсомол җитәкчеләре итеп сайлыйлар, ә өч елдан соң аны комсомол райкомының беренче секретаре итеп эшкә чакыралар.
    Агымдагы елның гыйнвар аенда аңа 60 яшь тулды. Хезмәт юлының шактый өлеше төзелеш оешмаларында җитәкче вазифаларда эшләп үткән. Янында яраткан гаиләсе - хатыны Энҗе Шаһитовна (ул районыбызның иң көчле физика укытучыларының берсе), улы һәм кызы, оныклары бар. Нәсим Каюмович бүген Саклык банкы объектларында техник администратор булып эшли һәм, әлбәттә, шахмат уйный. Ул, элеккечә үк, шаян һәм яраткан шөгыленең энтузиасты:
    - Бу спорт төренең мөмкинлекләре зур, ләкин мин шуларның берсеннән беркайчан да файдаланмадым: такта белән әлегә кадәр беркемнең дә башына сукмадым, ә кайчагында шундый теләк туа (көлә). Ильф һәм Петровның "Унике урындык" турнирын һәм Киса Воробьяниновның данлыклы фразасын хәтерлисезме?
    "Каисса" район шахмат клубы ярдәмендә, аның тренеры Николай Коротаевның тырышлыгы, шулай ук спонсорлар булышлыгы белән хәзер Баулыда шахмат ярышларында төрле яшьтәге 100ләп кеше катнаша. Әлеге вакытта шахмат уены элеккегә караганда популяррак, ләкин перспективалы шахматчыларга матди планда биеклекләрне яулавы авыр, чөнки абруйлы ярышларда катнашу өчен шактый акча сорала. Заманча компьютер технологияләре дә бик күп мөмкинлекләр бирә. Махсус программалар ярдәмендә, интернет аша әллә кайдагы көндәшләрең һәм хәтта чит ил шахматчылары белән дә онлайн уйнарга мөмкин. Мин шулай эшлим дә. Шуңа күрә мин шпаргалка - инглиз телендә дистәләгән киң кулланылган фразалар әзерләдем.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: