Малайлар җиңә, абыйлары оттыра
Узган ял көннәрендә "Девон" боз спорт сарае Актаныш һәм Апас хоккей командаларын кабул итте. Бу очрашулар ТР беренчелеге зона ярышларының беренче этабы кысасында узды. Шимбә көнне, 8 декабрьдә Баулының һәм Актанышның 2011 елгы хоккейчылары арасында уен үтте. Өч периоддан һәм буллитлардан соң, очрашу безнең малайлар файдасына 2:1 исәбе белән төгәлләнде....
Узган ял көннәрендә "Девон" боз спорт сарае Актаныш һәм Апас хоккей командаларын кабул итте. Бу очрашулар ТР беренчелеге зона ярышларының беренче этабы кысасында узды.
Шимбә көнне, 8 декабрьдә Баулының һәм Актанышның 2011 елгы хоккейчылары арасында уен үтте. Өч периоддан һәм буллитлардан соң, очрашу безнең малайлар файдасына 2:1 исәбе белән төгәлләнде. Көндәшләр капкасына голларны Алмаз Хәкимов һәм Нияз Гыйльманов керттеләр.
Якшәмбе көнне, 9 декабрьдә, бозда Баулы һәм Апас ир-атлар командалары очрашты. Кызганычка каршы, якташларыбыз җиңүгә ирешә алмадылар, уен 6:8 исәбе белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев