Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Иңдә – рюкзак, күңелдә – дәрт

"Ласточка" лагеренда туризм ветераны Илдус Якупов истәлегенә спорт туризмы буенча традицион ярышлар үткәрелде.

Ел саен оештырылучы бу чарада 11 команда ярышты, шуларның 7се - мәгариф хезмәткәрләре, 4се - эшче яшьләр. Авыл мәктәпләреннән быел бары Исергәп мәктәбе генә катнашты.
Ярышларның беренче көнендә командалар иҗади конкурста, волейбол һәм төнге ориентлашуда көч сынаштылар. Ә йомгаклау көнендә туризм техникасы буенча ярышларда үзләренең туристлык күнекмәләрен, чыдамлылык һәм өлгерлекләрен күрсәттеләр. Ярыш шартлары буенча, алар берничә этапны үтәргә тиеш булдылар: колга буйлап йөрү, кулда һәм спорт алымы белән күтәрелү, параллель култыксалар, багана буенча узу, траверс, текә урыннан төшү һәм башкалар.
Ярышлар йомгаклары буенча 6нчы мәктәп командасы җиңү яулады, икенче һәм өченче урыннарда - 7нче һәм 1нче мәктәпләр командалары. Аерым төр ярышларда призлы урыннарны яулаучылар да дипломнар белән билгеләп үтелделәр. 7нче һәм Яңа Чүте мәктәпләре командалары волейбол һәм ату ярышларында беренчелекне бирмәделәр. Ә иҗади конкурста Александровка яшьләре һәм 6нчы мәктәп командасы бөтенесен дә уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев