Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Иң яхшы чаңгычылар – урыстамаклылар һәм нефтьчеләр

Баулыда "Трёхгорка" чаңгы юлында чаңгы сезоны ябылуга багышланган ярышлар үткәрелде.

Ярышларда шәһәр мәктәпләре укучылары, 12 оешма һәм предприятие, 4 авыл җирлегенең спорт командалары катнашты. Узышлар эстафета рәвешендә алып барылды, һәрбер спортчы берәр километр юл узарга тиеш иде.

Авыл җирлекләре арасында беренче урынга Покровский Урыстамак командасы лаек булды. Әлеге авыл мәктәбе командалары да шулай ук ике беренче урынны яуладылар.

Шәһәр мәктәпләре арасында алтынчы мәктәп командасы җиңүгә иреште. Предприятиеләр арасында беренче урынга "Баулынефть" идарәсе хезмәткәрләре чыкты.

Айгөл Хаҗиәхмәтова фотосы, "Хезмәткә дан".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев