Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Егетләр осталыкларын күрсәттеләр

2нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 1994-2004 елгы малайлар арасында грек-рим көрәше буенча турнир узды.

Дүрт яшь һәм уналты авырлык категориясендә узган ярышларда җитмештән артык яшь спортчы катнашты. Алар арасында әлеге спорт төре белән бары берничә ай гына шөгыльләнүчеләр дә, инде азмы-күпме тәҗрибә тупларга өлгергән көрәшчеләр дә бар иде. Чараны ачып, 2нче спорт мәктәбе директоры Равил Мөхәммәтҗанов балаларны мондый ярышларда ешрак катнашырга өндәде, чөнки алар өчен бу зур тәҗрибә мәктәбе булып тора.
Көрәш кырына беренче булып кечкенә спортчылар чыкты. Ярышчылар иң беренче чиратта дөрес позиция сайларга һәм көндәшләрен аркага егарга тырышты. Билгеле, бу җиңел түгел, шуңа кайбер балалар хәтта күз яшьләрен тыя алмадылар.
Өлкәнрәкләр арасында ярыш аеруча киеренке барды. Көрәшчеләрнең берсе - унбер яшьлек Илнар Вәлиев әйтүенчә, ярышта җиңәчәгеңә ышанычың зур булырга тиеш. Ул грек-рим көрәше белән әле берничә генә ай шөгыльләнә, әмма көрәш техникасын яхшы үзләштергән. Яшь спортчы сынатмады - көндәшләрен берәм-берәм аркаларына салды. Аның игезәге Ильяс та яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Үзләренең яшь һәм авырлык категорияләрендә А.Петров, К.Гыйниятуллин, М.Маслов, М.Курузбаев, И.Иванов, М.Мәликов, Р.Әхмәтҗанов, Д.Әхмәтшин, И.Вәли-ев, П.Бельский, Р.Гарифуллин, И.Хәмидуллин, Р.Әхмәтҗанов, С.Герасимов, Ф.Галиев беренче урынны яуладылар. Шәһәр предприятиеләренең берсе уенны үткәрүдә иганә ярдәме күрсәтүе нәтиҗәсендә җиңүчеләрнең барысына да, диплом белән медальдән тыш, кечкенә яңа ел бүләкләре дә тапшырылды. Оештыручылар мондый ярышларны киләчәктә дә үткәрергә
планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X