Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чаңгы сезоны старт алды

Чаңгы сезоны ачылуга багышлап үткәрелгән ачык ярышлар шимбә көнне "Нефтьче" стадионында үтте.

Быел кыш вакытында килеп, кар узган елларгыдан иртәрәк ятуга карамастан, ярышка килүчеләрнең байтагы бу көнне әле быел беренче тапкыр гына чаңгыга басулары турында әйттеләр. Йөздән артык ярышта катнашучы арасында үзләренең яхшы физик әзерлектә булулары белән 2нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең җиңел атлетика секциясендә шөгыльләнүчеләр һәм күрше Ютазы районының Подгорный бистәсе чаңгычылары аерылып тордылар. Мәктәп укучылары арасындагы ярышларда иң күп медальләрне дә ютазылылар алып китте. Баулыда чаңгы сезоны ачылышына багышланган ярышлар алар өчен киләсе ялларда үз районнарында үтәчәк шундый ук бәйге алдыннан үз көчләрен сынап карау
булды.
Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, 6-7 сыйныфларда укучылар арасында Анастасия Дмитриева (6нчы мәктәп) һәм Илназ Хөсәенов (Ютазы районы Подгорный бистәсе), 8-9 сыйныфлар арасында - Ралина Мөгыйнова һәм Рамил Хәбипов (икесе дә Подгорныйдан), 10-11 сыйныфлар арасында - Ксения Исаева (Подгорный) һәм Әлфис Ибраһимов финишка беренче булып килде. 18-30 яшьтәге чаңгычылар арасында Диләрә Шәрифуллина (агроколледж) һәм Финиль Гайнаншин ("Нефтестрой" ЧҖҖ), 31-45 яшьтәгеләр арасында Евгения Азимова (агроколледж) һәм Раушан Муллаев ("Баулынефть" идарәсе), 46 яшьтән өлкәннәр арасында Виталий Евсеев (горгаз) иң җитезләр булдылар. 60 яшь тутырган өлкән яшьтәге чаңгы сөючеләр арасында җиңүчеләр дип Галина Мурзакаева һәм Владимир Мурзакаев танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев