Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бильярд сөючеләр очрашты

Татарстанда нефть чыгара башлауга 75 ел тулуга багышлап, Баулының “Иволга” шифаханәсендә ветеран-нефтьчеләр арасында районара бильярд турниры үткәрелде.

Ярышларда Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары командалары, Баулы һәм Туймазы шәһәрләре җыелма командалары катнашты. “Баулынефть” идарәсе ветераны Владимир Кузнецов бильярд белән кечкенәдән мавыга. Баулы нефть һәм газ чыгару идарәсендә ул 40 ел хезмәт куйган, хәзерге вакытта лаеклы ялда.

– Пенсиягә чыккач, бильярд белән аеруча кызыксынып киттем. Иң беренче эш итеп, уен кагыйдәләре турында китап сатып алдым, – дип сөйләде ул безгә. – Кагыйдәләрне өйрәнеп, төптән уйлап уйный башладым. Ә бала чакта без бильярдның нәрсә икәнен аңлап та бетерми идек. Малайлар белән иске автомобиль подшипниклары табып, эчендәге шарчыкларны алдык. Бильярд өчен кирәкле уналты данә җыелды. Бильярд таягына охшатып, таяклар ясадык. Тигез өслек таптык – беренче бильярд өстәлебез шул булды.

Бильярд – вакытны кызыклы һәм файдалы итеп уздыру мөмкинлеге ул, ә күрше шәһәрләргә турнирларга бару, яңа танышлар табу тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә, дигән фикердә “Прикамнефть” идарәсе профсоюз комитеты рәисе Марс Зәкиев һәм Әлмәттән пенсионер-нефтьче Равил Писаренко.

– Мин “Татнефть” спорт комплексында тренер булып 45 ел эшләдем, – дип сөйләде безгә Равил Писаренко. – Әлмәттә дә бильярд ярышлары еш уза. Бильярд спортын сөючеләрне берләштергән пенсионерлар клубында 120 кеше. Бүгенге турнир бик җитди, биредә бильярд уены осталары җыелган.

Турнир көне буе дәвам итте. Нәтиҗәдә баулылар берничә призлы урынга иреште. Баулы шәһәре җыелма командасы уенчысы Виталий Логинов (55-65 яшьлекләр төркемендә), “Баулынефть” идарәсе командасыннан Владимир Кузнецов (66-70 яшьлекләр төркеме) – беренче, Георгий Морозов (“Баулынефть” идарәсе, 71-80 яшьлекләр төркеме) икенче урын алды.

Командалар зачётында очколар саны буенча беренче урын “Азнакайнефть” идарәсе вәкилләренә бирелде. Икенче урында – “Баулынефть” идарәсе ветераннары, өченчедә – Баулы шәһәре җыелма командасы бильярдчылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X