Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Беренче скважина кубогы беренче цехта

65 ел элек, 1946 елның 17 сентябрендә, Баулы янындагы 1нче скважинадан нефть фонтаны бәреп чыккан. Бу көнне "Баулынефть" идарәсе цехлары коллективлары быел да традицион эстафета белән билгеләп үттеләр.

Бәйгегә старт Баулыда сәнәгать юлы белән нефть чыгаруның башлангычы булган 1нче скважина янында бирелде. Ярыш шарты буенча, идарә карамагындагы һәрбер цехтан унар кешелек команда катнашырга тиеш иде. Һәрбер йөгерешче үз дистанциясен мөмкин кадәр тизрәк үтеп, эстафета таякчыгын юлны дәвам итүче икенче йөгерешчегә тапшырды. Финиш "Нефтьче" стадионында булды. Бу көнне, нефтьчеләргә көч биреп тору өчен, стадионга Баулыдагы 3нче мәктәп укучылары да килгән иде.
Көндәшләрен шактый зур арага артта калдырып, финишка иң беренче булып 1нче нефть һәм газ чыгару цехы яшьләр лидеры Рәүф Мөрсәлимов килде. Бу инде 1нче скважина кубогына үткәрелгән эстафетаның җиңүчесе ачыкланды дигән сүз иде.
Хәер, стадион капкасында йөгерешчеләр күренгәнче үк тамашачылар бәйгедә һичшиксез 1нче цех җиңәчәк дип фаразлаганнар иде. Чөнки цех начальнигы Игорь Михайловның ел әйләнәсе спорт белән шөгыльләнүен, аның үзе җитәкчелек иткән коллектив әгъзаларына да һәрвакыт формада булу таләбен куюын күпләр беләләр. Һәрвакыттагыча, бу юлы да цех начальнигы йөгерешчеләр сафында иде.
Старт алганда иң беренче булып цех физоргы Рөстәм Сәетгәрәев йөгерде. Көндәшләрен шактый артта калдырып, команданы алга чыгаруда Сергей Колесников зур өлеш кертте. Оператор егетләр Айдар Бохаров, Рәмзил Нуретдинов, Фәнзәр Якупов, Денис Җәлилов һәм ике хатын-кыз - Фәридә Зайцева һәм Әлфия Газизова уртак җиңүгә үзләренең лаеклы өлешләрен керттеләр. Нәтиҗәдә үз цехлары карамагындагы 1нче скважина кубогын көндәшләренә бирмәделәр.
Шул ук көннең икенче яртысында шәһәр нефть сәнәгате предприятиеләре командалары арасында волейбол буенча ярышлар булды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: беренче урында - "Татнефть-АЗС Үзәк" ААҖ, икенче урында - "Баулынефть" идарәсе, өченчедә -
"Алойл" ЯАҖ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев