Баулыга Кама арты шахматчылары җыелды
Баулыда Рәшит Нәҗметдинов истәлегенә багышланган XXI регионара шахмат турниры ачылды. Ул өч көн дәвам итәчәк.
Турнирда Казан, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Октябрьскийдан 160тан артык бу интеллектуаль спорт төрен яратучы җыелды. Турнирны карарга, регионның шахмат тормышы белән танышырга дип бу юлы Татарстан Шахмат федерациясеннән килгәннәр. Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Ринат Хәмидуллин сәламләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев