Баулы теннисчылары уңышка ирешә
Баулы кызы Казанда узган өстәл теннисы буенча "Татарстан Республикасы өметләре" турнирында беренче урын алды.
Тренер Руслан Мөсәлләмов хәбәр итүенчә, кече яшь төркемендә - 2003 елда туганнар һәм кечерәкләр арасында өч көн нәтиҗәләре буенча якташыбыз Ләйсән Хәлфетдинова җиңү яулаган, өченче урынга шулай ук Баулының яшь спортчысы Эльза Хәйруллина чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев