Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы пенсионерлары спорт елына старт бирде

    Ветераннар советы каршында эшләүче “Пенсионер сәламәтлеге” Баулы клубы сезонны ачты.

    Валентина Якупова җитәкләгән клубта 300дән артык пенсионер әгъза булып тора. Буш вакытларын алар сәламәтлек һәм күңел өчен файдалы итеп үткәрәләр – йөзү, теннис, тимераякта шуу, скандинав йөреше, гимнастика белән шөгыльләнәләр.

    "Бездә скандинав йөреше белән 100 дән артык кеше шөгыльләнә, бу спортның иң арзан төре.  Ә менә гимнастиканы әлегә ача алмыйбыз, чөнки дәресләр уза торган бинада социаль дистанцияне сакларга кирәк ", – ди Валентина Сергеевна.

    2нче спорт мәктәбендә пенсионерлар атнага ике тапкыр – чәршәмбе һәм җомга көнне йөзү акча белән шөгыльләнәләр. Универсаль залда һәм боз сараенда теннис һәм тимераякта шуу белән – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә. Ә Марат Ильясовның дәвалау тренажёрларында сәламәтлекләрен ныгыту өчен пенсионерлар сишәмбе көннәрендә җыела алачак.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: