Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы мөселманнары экстремизмга каршы

    Узган якшәмбедә Баулының универсаль спорт залында “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары арасында турнир узды.

    Менә инде ничә еллар әлеге турнирны Баулы мөхтәсибәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге район башкарма комитетының спорт һәм туризмны үстерү бүлеге белән бергә оештыра.

    Бу юлы сигез команда катнашты – “Өмет” мәчете, “Алойл”, “Баулынефть” предприятиеләре, технологик транспорт идарәсе, Баулы линия производство-диспетчерлык станциясе, аграр көллият, 2нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, район мәгариф бүлеге командалары.

    Турнирны оештыручылар да, анда катнашучылар да спорт очрашуларының экстремизмга һәм терроризмга каршы тору эшендә мөһим булуын билгеләп үттеләр. Аларның сүзләренә караганда, мондый ярышлар төрле конфессия кешеләрен берләштерүгә йогынты ясый.

    – Безнең тәкъдимне хуплап, волейбол турнирында катнашырга килгән бар кешегә бик рәхмәтлемен, – дип сөйләде безгә “Өмет” мәчете имамы Рәсим Садыйков.

    – Мондый турнирлар баулылар өчен бик мөһим, – ди спорт һәм туризмны үстерү бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов. – Баулыда һәм район авылларында волейбол – популяр спорт төре, хезмәт коллективлары ярышларда бик теләп катнаша. Әлеге турнир терроризм белән көрәшкә уртак өлешебез булсын.

    Барлык уеннар нәтиҗәләре буенча беренче урынга мәгариф бүлеге командасы лаек булды. Икенче урында – “Баулынефть” идарәсе, өченчедә – 2нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, дүртенчедә – “Өмет” мәчете.

    Бүләкләү тантанасында командаларны Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов сәламләде.

    Вәдимә ХАФИЗОВА

    Автор фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: