Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бадминтонга – яшел ут

Мәктәп каникуллары көннәрендә универсаль спорт залында гомумбелем мәктәпләре укучылары арасында бадминтон буенча тәүге ярышлар булып узды.

Президент Д.Медведев үз блогында бадминтонны зур чыгымнар таләп итми һәм имгәнүләр алу куркынычы тудырмый торган, һәркемнең кулыннан килерлек спорт төре дип рекламалады. Россиянең Бадминтон милли федерациясе Президенты һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы үзара ярдәм итешү турында килешү төзеделәр. Әлеге килешү нигезендә гомумбелем учреждениеләрендә бадминтон занятиеләрен оештыру өчен шартлар тудыру, шулай ук әлеге спорт төрен мәктәп программасына кертү күздә тотыла. Моның өчен педагогик кадрларны әзерләргә кирәк. Бадминтонны үстерү программасы нигезендә Татарстан алты уен лигасына бүленгән. Безнең район үзәге Әлмәт шәһәрендә булган Көньяк-көнчыгыш лигасына кертелгән.
Ярышларның беренче тапкыр үткәрелүе, өлкәннәрнең: "Бу безнең спорт төре түгел", "занятиеләр өчен инвентарь һәм тиешле шартлар юк", - дип сукрануларына да карамастан, турнирда 75 кеше катнаш-ты. Ярышларга Кызылъяр һәм Покровский Урыстамак авылларыннан да балалар килде. Спортчылар дүрт төркемгә бүленделәр. Бөтен мәктәпләр дә алдан ук заявкалар бирмәгәнгә күрә, жирәбә салу беркадәр сузылды. Тантаналы тезелү вакытында ярышларның баш судьясы Виктор Мельников уен кагыйдәләрен аңлатты һәм аларны күрсәтеп тә бирде. Аннан соң ярышлар башланып китте. Һәрбер яшь төркеменә 3нче санлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең өстәл теннисы секциясе тренерлары арасыннан судьялар билгеләнде. Спорт ветераны В.Мельников бадминтонны "безнең спорт төре түгел" дип санаучылар белән килешми.
- Бадминтон безнең киңлекләр өчен кулай. Бу спорт төре белән пляжда да, ябык бинада да шөгыльләнергә мөмкин. Моның өчен ятьмә тарттыру, балаларга ракеткалар һәм воланнар тарату да җитә. Әлеге спорт төре хәрәкәт активлыгын һәм реакция тизлеген арттырырга мөмкинлек бирә. Ярышларда гына ул ике кеше уйный, ә калганнары карап тора. Физкультура дәресләрендә барысы да уйный ала. Моның өчен ун пар ракетка һәм воланнар җитә, нәтиҗәдә барысы да уенда катнаша алачак. Хәзер иң мөһиме - бадминтон белән кызыксындыру, аны куллануга кертү өчен чаралар планын эшләү. Бер генә тапкыр ярыш үткәрүдән зур файда булмаячак. Шундый ук ярышларны өлкәннәр арасында да оештырырга була.
Бадминтон уены кагыйдәләре зур теннис кагыйдәләренә охшаш. Виктор Иванович, балалар бу спорт төрен бик тиз үзләштерәләр, ди. Мәсәлән, 5нче мәктәптә нибары берничә занятие үткәрү дә җиткән. Виктор Иванович турнир канәгатьләнерлек узды дип саный. Аның максатларына ирешелгән - иң яхшы спортчылар ачыкланган. Малайлар арасында үз яшь категорияләрендә Покровский Урыстамак авылыннан Р.Безенов, М.Евграфов, С.Пронин, 5нче мәктәптән А.Желованов иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Ә кызлар арасында Покровский Урыстамак авылыннан А.Федотова, В.Безенова, А.Зәйдуллина һәм Кызылъяр авылыннан Ф.Кәрибуллинага тиңнәр булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев