Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Алар яклауга мохтаж

5 май - Халыкара мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокуклары өчен көрәшү көне.

Баулы районында мөмкинлеге чикләнгән 2759 кеше исәпләнә, шул исәптән 125 бала. Халыкны социаль яклау идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә бүген закон нигезендә социаль ярдәм күрсәтелә. Идарә аркылы инвалидлар социаль хезмәтләр җыелмасы ала, агымдагы елның беренче кварталында аларга 6 миллион сумнан артык түләүләр башкарылган, бу, нигездә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидия һәм ташламалар.
Шулай ук инвалидлар һәм аерым категория сугыш ветераннарына техник тернәкләндерү чаралары бирелә, мәсәлән, бу елның беренче өч аенда 68 кешегә шундый ярдәм күрсәтелгән. 46 кеше исә протез-ортопед эшләнмәләрен алу өчен юлламалар алган.
Мөмкинлеге чикләнгән 79 кешегә бу дәвердә санатор-курорт юлламалар бирелгән, аларның 28е дәвалану узган инде. Мөмкинлеге чикләнгән 64 кеше "Берёзка" реабилитация үзәгендә тернәкләндерү узган.
Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә мораль яктан ярдәмне исә район инвалидлар оешмасы күрсәтә. Оешмада бүген 800гә якын кеше исәпләнә. Аның җитәкчесе Хаҗәрия Мортазина әйтүенчә, язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга аралашу өчен мөмкинлек тудыру, ялгызлыктан коткару максатын күздә тотып, алар, иң беренче чиратта,төрле чаралар оештыра. Баулы инвалидлары республика күләмендә үтүче спорт ярышларында бүләкле урыннар яулый.
Оешма бигрәк тә урында ятучы, коляскада хәрәкәт итүче инвалидларны, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны игътибарсыз калдырмаска тырыша. Якын киләчәктә инвалидларга ярдәм максатында волонтёрлар хәрәкәтен оештыруны планлаштыралар. Андый эшләр башлаганда еш кына тирә-яктагылар тарафыннан аңлашылмаучылык белән очрашырга туры килә. Шул ук волонтёрлар хәрәкәтен булдыру мәсьәләсенә килгәндә, кайбер ата-аналар балаларының инвалидларга ярдәм итүен хуплап бетерми икән.
"Уңайлы мохит" программасы тормышка ашырылуга карамастан, бүген оешма-учреждениеләргә керү, мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен, һаман да катлаулы булып кала. Инвалидлар оешмасы якын арада комиссия төзеп, шәһәр учреждениеләре ишек төпләрендә пандуслар урнаштырылуын тикшерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев