Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Узган атнада Татарстанда коронавирус йоктырудан авыручылар саны 8 процентка кимегән

    Татарстанда узган атнада коронавирус йоктырудан авыручылар саны 8 процентка кимегән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

    «Узган атнада кимү темплары – минус 8 процент. Кимү 21 февральдән башланды һәм акрынлап дәвам итә», – дип билгеләп үтте спикер.

    Авыручылар санының кимүенә карамастан, коронавирус беркая да китмәде, дип искәртеп үтте Авдонина. Ул республика халкын саклык чараларын үтәргә һәм үз сәламәтлегенә сакчыл карарга чакырды.

    Реклама

    Чыганак: татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: