Татарстанда узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 111 очрагы ачыкланган
Иң күп авыручылар саны Казанда теркәлгән, биредә вирусны 72 кеше йоктырган. Чаллыда авыруның 21 очрагы билгеле, Түбән Кама районында — алты. Вирусны йоктыручылар регионның ун муниципалитетында ачыкланган.
Республикада узган тәүлектә Covid-19 коронавирусын йоктыруның 111 яңа очрагы теркәлгән. Аларның тугызы читтән кайткан, калганнары — авыручылар белән элемтәдә булу аркасында йоккан, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
«Егерме бер кеше хастаханәгә салынды, 90 кеше өйдә дәвалана», — дип ачыклык керттеләр ведомствода.
Иң күп авыручылар саны Казанда, биредә вирусны 72 кеше йоктырган. Чаллыда авыруның 21 очрагы билгеле, Түбән Кама районында — алты. Вирусны йоктыручылар регионның ун муниципалитетында ачыкланган.
Шулай итеп, 2022 елның 19 гыйнварына пандемия башланганнан бирле республикада рәсми рәвештә авыруның 44 633 очрагы теркәлгән. Татарстанның 37 906 кешесе савыккан, шулар арасыннан 120 кеше соңгы тәүлектә сәламәтләнгән.
Гомумән алганда 2 334 720 татарстанлы вакцина ясаткан, вакцина ясатучылар саны бер көнгә 6620 кешегә җиткән. Ике дозада прививка кадатучылар саны 1 870 548 кеше. Республиканың 161 913 кешесе вакцинаны инде икенче тапкыр ясаткан.
Кичә, 18 гыйнварда, Татарстанда коронавирусның омикрон-штаммын йоктыруның беренче 11 очрагы турында билгеле булды. Россия Президенты Владимир Путин 12 гыйнварда пандемиянең яңа дулкынына әзерләнү өчен ике атна вакыт калды дигән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев