Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан үлгән
1932 һәм 1946 елда туган ике хатын-кыз, 1937 һәм 1966 елда туган ике ир-атның үлеме сәбәбе экспертиза белән расланган.
Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән.
«Татарстанда коронавирус инфекөиясеннән дүрт үлем очрагы расланды. Бу — 1932 һәм 1946 елда туган ике хатын-кыз, 1937 һәм 1966 елда туган ике ир-ат», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Үлем сәбәпләре патологоанатомия экспертизасы белән расланган. Вирус идентификацияләнгән.
26 июльгә белешмә буенча, республикада коронавирустан барлыгы 599 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев