Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган

    Республикада эпидемия башланганнан алып барлыгы 5 мең 569 кеше әлеге инфекцияне йоктырган.

    Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    «12 кеше хастаханәгә салынган, 23 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

    Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәрле яшь төркемнәрендә теркәлгән — 15 кеше, шулай ук 50дән 60 яшьтәгеләр — тугыз кеше.

    35 очракның 14е — Казанда, дүртешәр очрак — Югары Ослан һәм Түбән Кама районнарында, икешәр очрак – Чаллы, Әтнә, Бөгелмә, Яшел Үзән районнарында ачыкланган. Буа, Кукмара, Лаеш, Саба һәм Чистай районнарында – берәр очрак.

    30 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда зарарланган кешеләрнең гомуми саны 5569 ны тәшкил итә, аларның 4472 се инде терелгән. 


    Фото: http://pixabay.com

    Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/30-07-2020/tatarstanda-so-gy-t-lekt-koronavirus-yoktyruny-35-ya-a-ochragy-achyklangan

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: