Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда ковидтан соң тирәнтен диспансерлаштыруны 245 меңнән артык кеше узачак

Татарстанда быел тирәнтен диспансерлаштыруны Covid-19 коронавирусын кичергән 245 меңнән артык кеше уза алачак. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры урынбасары Гүзәлия Зәкәриева хәбәр итте.

«2021 елның июленнән коронавирус белән авырган пациентлар өчен тирәнтен диспансерлаштыру каралган, аны 46 545 татарстанлы узган. Бу юнәлеш федераль бюджеттан кергән өстәмә акчалар хисабына түләнгән. Чыгымнар 41 млн сум тәшкил иткән. Тирәнтен диспансерлаштыру стандарт диспансерлаштыру программасын алмаштырмый, ә аңа өстәмә булып тора», –дип сөйләде докладчы.

Зәкәриева сүзләренә караганда, алдагы ике ел һәм 2022 елның биш ае эчендә Татарстан Россия Хөкүмәтенең резерв фондыннан һәм Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетыннан 9 млрд сум күләмендә өстәмә финанслау алган.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев