Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда бала көткән аналарның үлем күрсәткечләре арткан

    Төп сәбәп - коронавирус.

    Татарстанда бала көткән аналарның үлем күрсәткечләре арткан.

    Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында билгеле булды.

    «Яңа туган балалар үлеме буенча 2020 елгы күрсәткечләрне саклап кала алдык. Ә аналар үлеме артуы күзәтелә. Сигез үлем очрагының җидесендә коронавирус сәбәп булган», — диде республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

    Реклама

    Министр чираттан тыш коллегияләр үткәрелеп, Татарстанда педиатрия һәм акушерлык-гинекология ярдәме торышына бәяләмә бирелгәнен әйтте.

    Чыганак:  татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: