Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиб балаларның 70-80 процентына коронавирустан прививка ясарга кирәк дип саный

6 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге балаларга «Спутник» вакцинасы белән прививка ясауны бу язда ук башларга мөмкиннәр.

Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург Россиядәге балаларның 70-80 процентына коронавирустан прививка ясатырга кирәклеген әйтте.

«Covid-19 вирусына карата коллектив иммунитет булдыру өчен, коронавирустан вакцина ясатучылар өлеше балалар арасында да олыларныкы шикелле — 70-80 процент булырга тиеш», — диде ул. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итте.

«<…> балалар да кеше һәм берни белән дә аерылып тормыйлар — олылардагы кебек, шул ук 70-80 процентка прививка ясарга кирәк. Ләкин вакцина бары тик әти-әниләрнең ризалыгы белән генә ясалачак, әлбәттә», — диде Россия Фәннәр академиясе академигы, шул хактагы сорауга җавап биреп.

Галим сүзләренчә, балалар коронавирус белән ешрак авырый башлаган, чөнки әлеге яшь төркемендә вакцинация уздырылмады. Алты яшьтән алып 11 яшькә кадәрге балаларга коронавируска каршы «Спутник» вакцинасы белән прививка ясауны бу язда ук башларга мөмкиннәр, ди Гинцбург.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев