Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • ОРВИ симптомнары вакытында нишләргә кирәклеге турында сөйләделәр

    Авыруның беренче симптомнары барлыкка килгәндә төгәл схеманы сакларга кирәк.

    Авыруның беренче симптомнары барлыкка килгәндә, төгәл схеманы сакларга кирәк.

    Әгәр сезнең тән температурасы 37,2 градустан югарырак булса, ютәлләсәгез, борын тыгылса, күкрәктә авырту барлыкка килсә, сулыш алу авырайса, тәм тоймасагыз сырхауханәдән табиб чакыртырга кирәк. Мондый симптомнар булганда табиб сезгә 24 сәгать эчендә килергә тиеш.

    65 яшьтән өлкәнрәк авыручының хроник авырулары бар икән, ул күптән түгел башка илдән кайткан яки зарарланган кешеләр белән элемтәгә кергән булса, медицина хезмәткәрен чакырту мәҗбүри. Әгәр табиб килеп җитә алмаса яки сезнең хәлегез кискен начарлана икән, ашыгыч ярдәм бригадасын чакыртырга кирәк.

    Сезне хастаханәгә салалар дип куркырга кирәкми. Әгәр авыру симптомсыз яки җиңел формада уза икән (температура 38 градустан югарырак күтәрелми, сулыш алу ешлыгы минутына 22 тапкыр), госпитализация кирәк түгел.

    COVID-19 инфекциясен салкын тиюдән өй шартларында аеру мөмкин түгел. Вируска каршы чараларда препаратларны табиб язарга тиеш.

    Әгәр сез авырыйсыз икән, ә тест коронавирус булмавын гына күрсәтсә дә, барыбер үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә кирәк. Табиб аңлатканча, зарарланган кешеләрнең өчтән бере диярлек анализда тискәре нәтиҗә ала, чөнки коронавирус йоткылыктан үпкәләргә күчкән була.

    Фото: pixabay.com/

    Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/19-10-2020/orvi-simptomnary-vakytynda-nishl-rg-kir-klege-turynda-s-yl-del-r-5779795

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: