Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Ник ирегезне табибка алып бармыйсыз?

    “Озакламый безне, кешеләрне, Кызыл китапка кертергә туры килмәгәе. Кешелеккә бөтенләй юкка чыгу куркынычы яный, чөнки ирләр, әкренләп, хатын-кызга әверелә бара”, – дип чаң суга ирләр сәламәтлеге клиникасы хуҗасы, уролог-андролог Любовь Мумладзе.

    Бу хакта тәҗрибәле белгеч “Татар-Информ”да узган матбугат очрашуында сөйләде. Хәзерге көндә республикада яшәүче ирләр арасында җенес әгъзаларының хроник чирләре киң таралу күзәтелә икән. Моннан тыш, нәкъ менә безнең төбәктәге ирләрдә мәни бизе яман шеше күрсәткеченең шактый югары, ә тестостеронның шактый ук түбән булуы да борчый аны.

    “Барлык хатын-кызларга мөрәҗәгать итәм. Хатын-кыз бит – гаилә учагын, гаиләнең барлык әгъзаларының сәламәтлеген саклаучы зат. Ләкин хатын-кызлар нишләптер үз канат асларында балалары гына түгел, кайгыртуга мохтаҗ ирләре дә барлыгын онытып җибәрә. Хәзерге вакытта яшьләр дә картлык авырулары белән чирли башлады. Мәсәлән, тромбозлар ешайды. Кече оча әгъзаларында кан әйләнеше бозылган икән, димәк ирләрнең җенси дәрте кими дигән сүз. Хатын-кызлар, ник ирләрегезне табибка алып бармыйсыз? Ник улларыгызны кечкенә чакта ук тикшертмисез? Ирләрнең организмы бик четерекле итеп яратылган, бик нәзберек. Аеруча бала чакта аңа игътибарлы булырга, ир баланы яшьтән үк хирург, уролог кебек табибларга күрсәтергә кирәк, – дип сөйләде андролог ханым. – 50 яшьтән узган ир-атлар сәламәтлеге шулай ук аерым сөйләшүне таләп итә. Монысы инде – һәр гаилә өчен диярлек трагедия. Онытмагыз: 50 яшь ирләр өчен хөкем карары түгел әле. 50 яшьлек ир-ат – сәламәт, барлык ирлек функцияләре эшли торган кеше ул. Бары тик тиешле вакытта диспансеризация узып торырга гына кирәк. Ләкин халык андый тикшерүләргә йөрми. Вакытсыз үлемнәрдә табибларны гаепләп калдырырга яраталар. Табиблар, чир соңгы стадиясенә җиткәч, берни эшли алмый. Иң мөһиме – чир азып киткәнне көтмичә, алданрак тикшеренеп тору. Ирләр сәламәтлеген тикшерү өчен махсус скрининглар бар, килегез генә. Мәсәлән, мәни бизе яман шеше булу-булмауны билгели торган анализ (простатспецифик антиген – ПСА) тапшыру утыз яшьтән узган ирләр өчен мәҗбүри (шул хакта Россия Сәламәтлек саклау ми­нистр­лы­гының 50 нче номерлы боерыгы бар). Әмма мондый анализның барлыгын халыкның 15-20 проценты гына белсә беләдер.

    Тагын бер әһәмиятле тема – холестерин. Холестерин төерләре йөрәктәге, муендагы кан тамырларын да каплый ала, ә җенес әгъзаларындагы кан тамырлары бит бик нечкә. Төерчекләргә аларны томалау берни тормый. Холестерины югары булган кешеләрдә, әлбәттә, импотентлык барлыкка килә инде.

    Ирләрдә җенси юл белән йоктырылган чирләр дә бик күп очрый. Без, табиблар, айсбергның өске өлешен – тикшерелергә килгән кешеләрне генә күрәбез. Ә йогышлы чирләрнең иң күбе тирәндәрәк ята, алар вакыт узу белән, әле анда, әле монда калкып чыга: кысырлык, җенес әгъзасының хроник ялкынсынуы, сукыраю, буыннар авырту рәвешендә (хламидиоз һәм гонорея буыннарга һөҗүм итә). Сүз уңаеннан, хламидиоз – гаять мәкерле инфекция, аны ачыклау бик кыен. Хламидия күзәнәк эчендә яши, күзәнәкне үтерә һәм әгъзаның эшчәнлеген боза. Кысырлык шулай барлыкка килә. Заманча медицинада бала таптыруның ЭКО, ИКСИ кебек юллары бар, билгеле. Тик андый ысул белән дөньяга китерелгән балалар күп төрле чирләргә бирешүчән була. Әгәр гаиләдә бала булмауда ир-ат гаепле икән, ясалма юл белән тудырылган ир балага да шул ук проблема күчәчәк”.

    Республика онкология диспансерының урология бүлеге мөдире Марат Насруллаев әйтүенчә, мәни бизе яман шеше – ирләр арасында иң күп таралган чирләрнең берсе. Шуңа күрә табибларның төп бурычы – чирне башлангыч стадиялә­рендә үк ачыклау. “Республикада тикшерелгән 100 ир кешенең егер­ме-утызында яман шеш табыла. Авы­ру “яшәрә”. Яшь кешеләр күб­рәк авырый башлаган дигән сүз түгел бу. Берничә ел элек чир 3-4 нче стадиясенә җиткәч кенә беленә, кешене инде терелтеп булмый, табиблар ничек тә булса аның гомерен озайту һәм тормышын җи­ңеләйтү турында гына уйлый иде. Ә хәзер медицинадагы югары технологияләр ярдәмендә яман шешне башлангыч стадиясендә үк ачыклау, чирдән тулысынча коткару мөмкин. ПСА анализы тайпылышлар барлыгын күрсәткән очракта, урологлар үзләре дәваларга алынмасын, ә пациентны онкологларга җибәрсен иде. Онкологлар яман шешне иртәрәк күреп алыр һәм дәвалый башлар, – ди ул. – Чыннан да, ир-атлар тикшерелергә, дәваланырга курка. Ә инде сүз яман шеш турында барганда, бигрәк тә югалып калалар. Чөнки элегрәк яман шеш белән бергә мәни бизе бөтенләй алып ташлана һәм кеше импотент булып кала иде. Ирләрне аеруча шунысы куркыта һәм еш кына алар операциядән баш тарта. Хәзер дәвалауның башка ысуллары да бар, бизне дә, аның функцияләрен дә саклап калып була”.

    Ирләребезне яман шештән ничек сакларга соң? “Симертмәскә, нәрсә ашауларына, спорт белән шөгыльләнүләренә игътибар итәргә, – дип киңәш бирә Марат Насруллаев. – Дөрес тукланган, спорт белән шөгыльләнгән кешедә беркайчан да простата рагы булмый, дип кистереп әйтү мөмкин түгел анысы. Шулай да бар яклап сәламәт булган ир-ат яман шешкә сирәгрәк бирешә. Җенси тормыш шулай ук бик әһәмиятле. Җенси якынлык атнага ике-өч тапкырдан да ким булмаска тиеш. Нәселдәнлек тә зур роль уйный. Әгәр якын туганнары арасында яман шеш белән авыручылар бар икән, ирегезнең ел саен (елга ике тапкыр булса, тагын да яхшырак) ПСА анализы биреп, мәни бизенә УЗИ үтеп торуы зарур”.
    Фәния Фәизова
    http://vatantat.ru/index.php?pg=2216

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: