Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Министрлар Кабинеты бушлай медицина имплантлары исемлеген киңәйтте

    Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисы буенча бушлай бирелүче медицина имплантларының исемлеге үзгәрде.

    Министрлар Кабинеты мәҗбүри медицина иминиятләштерүе буенча бирелүче медицина имплантларының исемлеген киңәйтте.

    Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисы буенча бушлай бирелүче медицина имплантларының исемлеге үзгәрде. Бу хакта Россия Хөкүмәте үзенең Telegram сәхифәсендә белдерде.

    Бу аерым дәвалауга мохтаҗ пациентларга кыйммәтле медицина эшләнмәләреннән файдаланырга мөмкинлек бирә. Исемлеккә, йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә ярдәм итү өчен, йөрәкнең аорта клапаны биопротезы һәм аортаның ксеноматериалдан эшләнгән протезы өстәлгән. Бу башлыча тумыштан аорта клапаны стенозы күзәтелгән кешеләргә кагыла.

    Реклама

    Моннан тыш мәҗбүри медицина иминиятләштерүе буенча кан тамырларын эмболицазияләү өчен синтетик материал да алырга була. Ул мәни бизендәге яман булмаган үзгәрешләр күзәтелгән ир-атларга яки бала тапканнан соң кан киткән хатын-кызларга ярдәм күрсәтү өчен таләп ителә.

    Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/18-01-2022/ministrlar-kabinety-bushlay-meditsina-implantlary-isemlegen-ki-ytte-5847477

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: