Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Күзне сукырайта торган биш ризык

    Күз күремен гаджетлар һәм телевизор гына түгел, ә кайсыбер ризыклар да бозарга мөмкин.

    Кофе, ак ипи, тоз, алкоголь һәм фаст-фуд күзгә начар йогынты ясый.

    Кофе - әгәр көненә ике-өч чокыр кофе эчсәң, күздә кан әйләнешен тәэмин итә торган кан тамырлары кысыла.

    Ак ипидә рафинадланган крахмал күп. Шуның аркасында ашказаны асты бизе инсулинны күп итеп бүлеп чыгара. Инсулин күз алмасына тискәре йогынты ясый, күз күреме бозыла.

    Күп итеп тоз ашаган кешеләрнең организмыннан сыеклык начар бүленеп чыга, күз эчендәге басым арта. Бу исә катаракта авыруы китереп чыгарырга мөмкин.

    Исерткеч эчемлекләр кан тамырларын тарайта. Тамырлар спазмы күзләр өчен бик зыянлы, шуңа күрә алкоголь кулланмау хәерле.

    Тиз эшкәртелә торган углеводлар — баллы ризыклар, камыр продуктлары, фаст-фуд. Алар инсулин бүлеп чыгаруны арттыра һәм күзләрнең сетчаткасы таркала.

    Фото: http://pixabay.com

    Чыганак: https://intertat.ru/news/questions_answers/12-01-2020/k-zne-sukyrayta-torgan-bish-rizyk-5715498

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: