Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Күз төбе ник кара яна?

    Күз төбе һәрвакыт каралып тора.

    Күз төбе каралып тору тумыштан була ала. Күз төбендә тире бик юка, аксыл тиреле кешеләрдә кан тамырлары беленеп тора.

    Ул стресс, йокы туймау, ару билгесе булырга да мөмкин. Йокы туйганчы йоклагыз, суны җитәрлек эчегез, начар гадәтләрне ташлагыз.

    Организмга тимер җитмәү, хроник авырулар да күз төбен күгәртә. Мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары, бөер, бавыр, ашказаны асты бизе авырулары юклыгына инанырга кирәк.

    Реклама

    Тимер, шикәргә кан анализы тапшырыгыз. Авырулар барлыгы ачыкланса, дәваланырга кирәк.

    Фото:  pexels.com

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: