Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыларга крещениедә су коенганда, кагыйдәләрне үтәү зарур

    Православие динендәге баулылар 19 гыйнварда Крещениене билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан районның православие чиркәүләрендә суны изгеләндерү йоласы башкарылачак.

    18 гыйнварда кичен Баулы чиркәве настоятеле Владислав Паняев “Ак чишмә”дә суны изгеләндерү йоласын башкарачак. Аннары чишмәдән изге суны алырга, бәкедә коенырга мөмкин булачак.

    Православие динендәгеләр фикеренчә, бу көнне бозлы суда коену зыян итми. Шулай да, белгечләр бу фикер белән килешеп бетми. Салкын суда коенып чыныккан кешеләр бәкедә коенуны җиңел кичерсә, әзерлексез килеш бозлы суда коенган кешеләрнең хроник авырулары кискенләшергә, салкын тияргә, йөрәк белән җитди проблемалары килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә суда коену кагыйдәләрен белү зарур.

    Түбәндәге кагыйдәләрне үтәү киңәш ителә:

    – бәкегә керер алдыннан, күнегүләр ясап, тәнне җылытып алырга кирәк;

    – бәкегә уңайлы, таймый торган аяк киеме белән керү зарур;

    – суга тиз генә чумып алыгыз, йөзмәгез;

    – баш миенең кан тамырлары кысылмасын өчен, суга муенга кадәр генә керергә кирәк;

    – организм өшемәсен өчен, суда бер минуттан ары тормагыз;

    – судан чыккач, тәнне сөлге белән сөртегез һәм коры кием киегез, кайнар чәй эчегез.

    Түбәндәгеләрне эшләү тыела:

    – коткару хезмәте вәкилләре һәм медицина хезмәткәрләре булмаган урында коену;

    – балаларны караучысыз коендыру;

    – бәкене пычрату;

    – эт һәм башка хайваннар белән коену.

    Кемнәргә бәкедә су коенырга ярамый?

    Түбәндәге кискен һәм хроник авыруы булганнарга салкын суга чумарга ярамый:

    – йоткылык, борын;

    – йөрәк-кан тамырлары системасы;

    – үзәк нерв системасы (эпилепсия, баш мие кан тамырлары склерозы, энцефалит);

    – эндокрин система;

    – күрү органнары (глаукома, конъюнктивит);

    – сулыш органнары (туберкулёз, бронхиаль астма, эмфизема);

    – бәвел-җенес органнары системасы (нефрит, цистит);

    – ашказаны-эчәк тракты (ашказаны җәрәхәте, холецистит, гепатит).

     

    Баулы районында “Ак чишмә” янындагы бәкедә коену оештырыла.

    И.Сәйфуллина фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: