Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Эсселек кешенең хәтеренә йогынты ясый

Эсселек йогынтысы һәр аерым очракта кешенең физиологик үзенчәлекләренә бәйле, диде белгеч.

Эсселек кешенең игътибарлылыгына һәм хәтеренә йогынты ясарга мөмкин, мондый һава торышы вакытында йокысызлык, борчылу һәм башка психологик проблемалар барлыкка килү ихтималы бар. Бу хакта КФУның Психология институты клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасының өлкән лаборанты, клиник психолог, нейропсихолог Алинә Әхмәтшина югары уку йортының мәгълүмат үзәгендә сөйләде.

«Эсселек аркасында гипоксия күзәтелә, дым югала, организмда су микъдары кими, — дип аңлатты Әхмәтшина. – Болар барысы да баш миенең кислород белән туенмавына, аның кан әйләнеше бозылуына китерә, шуның нәтиҗәсендә хәтер һәм игътибар зыян күрә».

Аның сүзләренчә, һава температурасы интеллектка тәэсир итми, әмма бик сирәк очракларда аның йомшаруы күзәтелергә мөмкин.

«Һава температурасы күтәрелү сәбәпле, ярсучанлык, паникалы һөҗүмнәр саны, йокысызлык, борчылу арта. Бу кешенең башка психологик халәтен дә кискенләштерергә мөмкин», – дип сөйләде югары уку йорты эксперты һәм эсселекнең йогынтысы һәр аерым очракта кешенең физиологик үзенчәлекләренә бәйле, диде.

Мондый һава торышында концентрация кимү сәбәпле, юл-транспорт һәлакәтләре саны арта, ә кислород кытлыгы озакка сузылганда инфаркт һәм инсультка китерергә мөмкин. 

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/22-06-2021/kfu-eksperty-esselek-keshene-h-teren-yogynty-yasyy-5827631

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев