Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында ковид аркасында үлүчеләр саны артуын әйттеләр

Вирустан үлүчеләр саны барыннан да бигрәк Көньяк-Көнчыгыш Азиядә арткан.

Инде алтынчы атна рәттән дөньяда коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны арта бара. Узган җиде көндә уртача 11 процентка арткан, дип хәбәр итә РИА Новости.

Оешма мәгълүматларына караганда, атна эчендә дүрт миллионнан артык кеше коронавирус йоктырган.

«Яңа үлүчеләр саны, узган атна белән чагыштырганда, шулай ук 11 процентка арткан, 71 меңнән артык яңа үлем очрагы теркәлгән», — дип белдерделәр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында.

Көньяк-Көнчыгыш Азиядә бер атна эчендә вирус аркасында үлүчеләр саны 46 процентка, Төньяк һәм Көньяк Америкада 15 процентка, Көнчыгыш Урта диңгездә 7 процентка, Европада 2 процентка арткан.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/07-04-2021/b-tend-nya-s-lam-tlek-saklau-oeshmasynda-kovid-arkasynda-l-chel-r-sany-artuyn-yttel-r-5817854

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев