Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серле дөнья

Бәхетле булырга хакым бар!

Бу дөньяда һәркемнең бәхетле булырга хокукы бар. Сезгә "Сөеибикә" журнлыннан бер хикә тәкъдим итәбез

Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым. Миңа өйләнгәндә Ильяска да 30 яшь иде. Иремнең әти-әнисе дә бик әйбәт кешеләр булып чыктылар, мине үз кызлары кебек кабул иттеләр. Үзем дә кайнанага, кайнатама ярарга тырыштым: иртәнге 6 да ук торып пәрәмәчләр пешерә идем. Кайнанам өйгә таралган тәмле ризык исенә борыннарын тарта-тарта йокы бүлмәсеннән чыга да, кочагын җәеп аркамнан сөя: «Ай, рәхмәт төшкере, Аллаһымның биргән бүләге бит син», – дип матур сүзләр әйтә. Бу сүзләргә күңелем эри инде, тагын да ныграк ярарга, үземне бары яхшы яктан гына күрсәтергә тырышам.

 Шулай матур гына ун ел яшәдек. Ләкин балабыз булмады. Минем хәлемне аңласа, баласызлар гына аңлар. Төннәрен йоклый алмый уйланып ятам, елый-елый мендәрем яшькә чыланып бетә. Борчылганымны ирем дә сизә. Ильяс баштан сыйпап юата иде. «Нәрсә борчыласың, булыр әле, без яшьләр», – дия иде. Тикшеренеп тә карадык. Дөресен әйткәндә, без бармагын табиб, йөрмәгән больница калмады. Врачлар куркыныч нәрсә тапмады, ләкин бала юклыкның сәбәбен дә әйтә алмадылар.

 Ясалма юл белән балага узуны ишетеп беләм, әмма ирем моңа каршы булды.  «Мин сәламәт, нишләп ЭКО га барыйм?!» – дип кенә җавап кайтарды. Күз яшьләрем дә ярдәм итмәде. Елауларым иремне ярсыта гына иде. «Туктат, нервыма тимә. Бала бик теләсәң – аерылышыйк та, башкага чык. Берне түгел, бишне табарсың!» – дип кычкыра иде. Аралар суынды. Мәхәббәт нинди генә көчле булмасын, бала булмаса, гаиләнең бер ягы китек инде ул. Ильясым аракы белән дуслашты. Күп вакытларда эштән соң туры өйгә кайтмый, дуслары белән йә мунчага, йә балыкка китә.  

 Тора-бара бәхетсез язмышым белән килештем бугай. Күңелдә төпсез бушлык пәйда булды. Елап күз яшьләрем киптеме, инде еламыйм да. Иртән торам, юынам-киенәм дә, эшкә чыгып китәм. Кич белән өйгә дип очып кайтмыйм, кибетләрдә йөрим. Кайттыңмы дип өзелеп көтеп торучы юк бит. Язмышымны «Аллаh шулай язгандыр» дип кабул иттем.

Шулай бервакыт эштән иртәрәк кайттым. Ачкычым белән ишекне ачып кердем. Кайнана белән ахирәте кухняда чәй эчеп утыралар, мин кергәнне сизмәделәр дә. Кычкыра-кычкыра сөйләшәләр. Сүз минем турыда иде. Ишек бусагасы янына килеп, колакларымны торгыздым. «Оныклар сөяргә миңа Аллаһ насыйп итәрме-юкмы. Улым кысыр хатынга өйләнде шул», – дип әйтеп салмасынмы яраткан кайнанам. Бала юклыкка мине гаеплиләр икән бит! Күземә карап елмайган кайнанам үзем юкта мине «кысыр хатын» ди!

 Бу сүзләрне ишетү бик кыен иде миңа, ләкин тавыш күтәреп тә булмый, бүлмәбезгә кереп бикләндем.

 Отпускага чыккач санаторийга барырга иде исәп. Ләкин авылга кайтасым килде. Әти үлде, әни йортта берүзе. Абыем өйләнеп Мәскәүдә яши, бик сирәк кайталар.

 Отпуск алуның икенче көнендә такси ялладым да, авылыма, әнием янына кайтып киттем.

 Сагынылган икән авыл! Шау-шулы шәhәр тормышыннан соң авылга кайту депрессияне юып төшерде. Иртән таң белән торып чишмә буйларын әйләнәм, болыннарны урап кайтам. Иремне дә, кайнанамны да уйламыйм. Интернет та тотмаган авылда көне буе бакчада кайнашып, тавык чүпләп бетермәстәй өй эшләре белән мәш килеп, бераз тынычлана төштем.

 Җиләк вакыты җитте. Күрше Сания апа белән чиләкләребезне алып Сәйрән тавы ягына җиләккә киттек. Улы Айнур машинасына утыртып алып барды. Ике сәгатьтә берәр чиләк җыйдык. Өйгә кайтырга кузгалганда Айнур чиләгемне күтәреште. Аның миңа карашыннан куырылып куйдым. Ул миңа башкача – сокланып, гыйшык күзе белән карады. Үзем дә җиләктәй кызардым, тәнем эсселе-суыклы булып китте.

 Айнур 30 яшькә җитеп өйләнмәгән типсә тимер өзәрдәй егет. Бөтен яшьтәшләре авылдан шәhәргә киткәндә төп йортны ташламады, авылда калды. Умарта тоталар, мал асрыйлар. Ләкин өйләнү – проблема, чөнки яшьләр авылда калырга бик атлыгып тормый, кызлар мәктәпне тәмамлауга тизрәк шәhәргә тая. Газ-су кергән булса да, эшләргә эш юк, мәктәпне дә яптылар. Авылда булган унлап бала 10 чакрым ераклыкка барып укый. Иртә-кич автобус йөртә.

 Икенче көнне дә җиләккә барырга сөйләштек. Айнур машинасы белән иртәнге 7дә үк капка төбенә килеп баскан иде инде. Көн кызуланганчы җиләкне җыеп калырга кирәк.

 Кошлар сайравын, чикерткәләр тавышын тыңлап җиләк җыябыз. Саф һавадан башлар әйләнә. Айнур җиләк җыярга бик яратмый, ахрысы, башта бер уч әнисе чиләгенә, аннары минем чиләккә китереп салды. Сания апа бер урында гына җыя алмый, йөреп җыя. Мин бер урында таптанган арада ул берничә калкулык китеп өлгергән, ерактан зәңгәр күлмәге бер тап кына булып күренә. Айнур шул арада яныма килеп яшел чирәмгә сузылып ятты.

–  Алсу, син җиләкләр арасында иң матур татлы җиләк!

 Теленә салынган егетнең сүзләрен ишетмәскә тырышып, үз эшемне беләм, шулай да Айнурның татлы сүзләре күңелемне исертте. «Нишлим мин, минем бит ирем бар, миңа башкага күз салырга ярамый, бу – гөнаһ!»

 Бер мизгелдә җиләк тулы чиләгем тау астына тәгәрәде... Айнурның көчле куллары мине ак ромашкалар, кызарып пешкән җиләкләр өстенә егып салды. Күпме генә тыпырчынсам да, егетнең көчле кулларыннан ычкына алмадым. «Өзелеп яратам, Алсу!» – дип пышылдады кайнар иреннәр. Назга сусаган тәнем егеткә каршылык күрсәтә алмады, мин Айнурның шашып үбүеннән аңымны җуйдым кебек... Без торганда ак ситса күлмәгем кып-кызыл җиләккә буялган, чәчәләремне җиләк яфрагы сарган иде.

 Айнур аска тәгәрәгән чиләкне табып китерде. Ашыга-ашыга җиләк җыя башладык.

– Икәүләп җыеп, бер чиләк тутыра алмыйлар болар!

Артта – зур чиләген җир җиләге белән шыплап тутырган Сания апа тора иде.  Оятымнан җиләккә әверелеп сытылырга әзер идем бу минутларда...

 Шушы көннән башлап йөрәгем бары Айнур өчен генә типте. Кояш баюга,  киенеп тизрәк Айнур янына чыгып китәм. Безнең гөнаһлы мәхәбәтнең шаһиты – бары күктәге тулган ай. Ул да болытлар астына кереп югала....

 

 Сезнең төнлә су кергәнегез бармы? Күк йөзендә тулган ай, меңләгән йолдызлар җемелдәшә... Елга әйтерсең төпсез казан: күктәге йолдызлар шушы коеда чагылып, җирне, күкне асыл ташлар каплап алган. Айнур мине күтәреп суга алып керә, көчле куллары белән йолдызлар каплап алган чоңгылга сала, озын чәчләрем Агыйдел суына чыланып тәнемә сарыла... Без ай яктысында мәхәбәттән исергән ике мәҗнүн тулган ай артыннан йөзәбез дә йөзәбез... Су коенып арыгач, җылы кофтага төренеп яр буенда утырабыз...

 Санаулы көннәр тиз узды. Отпуск тәмамлануга бер көн кала Казанга китәргә киемнәремне җыя башладым. Әни сумкага күчтәнәчләр тутыра. Бер мизгел ул барлык эшен ташлап, әкрен генә яныма килеп басты.

 – Кызым, Айнурның башын әйләндердең. Мин дәшмәгәч тә, белми, сизми дип уйлыйсыңмы?

 Әнинең йөзенә күтәрелеп карарга базмадым. Ул бик ачулы иде. Кечкенә чактан беләм: әни ачуланса, бер генә сүз әйтә, ләкин тавыш интонациясеннән тән эсселе-суыклы булып куырыла. Кулыма тоткан күлмәгем бармакларым аша шуышып идәнгә төште, ачыргаланып елап җибәрдем. Мендәрне кочаклап еладым да еладым.

 – Мин Ильяс белән бәхетле түгел, әни! Без барыбер бергә тора алмаячакбыз!

 Әни бер сүз дәшмәде. Кулындагы тәсбихын тартып, «Әстәгыфируллаһ, тәүфикъ, хидаят, акыл бир бу балага» дип кабатлады.

 Авылдан мине ирем Ильяс кайтып алды. Ялгыз тору аңа килешкән бугай: канәгать күренә, тик күзгә дә туры карамый, сөйләшергә дә сүз таба алмыйбыз...

 Капка төбендә әни озатып калды. Без сүзсез генә машинага утырып, шәһәргә кузгалдык. Мин Айнур торган йортны күзләдем, ләкин күпме генә карасам да, озатырга чыгучы булмады. Сания апа бакчада кайнашадыр, ә Айнур...  әлбәттә, ул бит минем ир хатыны икәнемне белә, ничек инде мине озатсын...

 Казанга кайткач эшкә чыктым. Тормыш үз көенә дәвам итте. Тик мин мин түгел идем инде. Уйларым, җаным авылда, Агыйдел буенда калды. Бар юанычым – Айнур язган ватсап хәбәрләре. Җае чыккан саен сөйләшеп торабыз. «Кайчан кунакка кайтасың?» – дип сорый Айнур. Ул да сагына, ул да көтә... «Аерыл, кайт, никах укытырбыз, телисең икән туйлап өйләнәм»,  – ди.

 Мин иремә аерылышу турында сүз башларга җөрьәт итә алмадым. Белмим, бу минем куркаклыгым идеме... Ләкин язмыш сюрпризын үзе әзерләгән булып чыкты...

 Авылдан килүемә өч атналар узгач, күңел болгана башлады. Тозлы кыяр, помидор ашыйсым килә. Бу халәтне күреп торган хезмәттәшем Фирания: «Син бит, кызый, балага узгансың!» – дип әйтеп салмасынмы! Ни еларга, ни шатланырга белмим. Бер карасаң, гомер буе хыялланган балам, икенче яктан... күңелемне борчулы уй баса. Иремнән аерылмаган килеш балага уздыммы?..

 Балам Айнурныкы икәнен беләм, чөнки Ильяс белән бер еллап ир белән хатын булып яшәми идек инде.

 

 Аерылышу турында сүзне үзем кузгаттым. Ирем Ильяс әйтерсең бу сүзләрне күптән көткән, шундук ризалашты. Икәүләшеп судка гариза биреп кайттык. Икенче көнне мин киемнәремне алып туган апаларга күчендем.

 Бер атнадан ишек төбемдә ак розалар тотып Айнур басып тора иде. Мәчеттә узган никахка берничә кешене генә чакырдык.

Декрет ялына кадәр эшләдем дә җиде айлык көмәнем белән Сания апаның өенә килен булып кердем. Ә беренче ирем озак тормады, икенче тапкыр өйләнде. Бүгенге көндә аларның игезәк кызлары бар. Ә минем улым туды. Айнурныкы кебек зәңгәр күзле, җирән чәчле булып дөньяга килде ул...

 Менә шулай, 35 яшемдә бәхетемне таптым. Өйләнешүебезгә быел өч ел, икенче балабызны көтәбез. «Кем булса да бәхете белән тусын» , – ди ирем.

 Мин яратып, яратылып яшим. Бу дөньяда һәркемнең бәхетле булырга хакы бар!


Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/bkhetle-bulyrga-khakym-bar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев