Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Дәүләт ярдәменә өметләнә, үзе дә тик тормый

Яңа Чүте авылында яшәүче Ринат Фәттахов быел РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан иткән "Яңа эш башлаучы фермер" программасында катнашырга теләк белдергән.

Ринат Фәттахов узган елга кадәр "Сафиуллин" КФХ составында эшләгән. Былтыр исә "башка чыгып", үзенең "Фәттахов" крестьян-фермерлык хуҗалыгын оештырган. Үз гаиләсенең пай өлешләренә дәүләт фондыннан алганын кушкач, җире 150 гектарга җиткән. Элеккеге "Чүте" хуҗалыгыннан калган, инде хәрабәгә әйләнеп баручы остаханә бинасын конкурс идарәчесеннән сатып алып, узган елда реконструкция үткәргән. Без яшь фермерны нәкъ менә шул бинада әнисе Мөзәянә апа һәм тагын ике авылдашы белән сарык йоны кыркыган вакытларында очраттык. Табышсыз тармак дип, авыл хуҗалыгы предприятиеләре генә түгел, шәхси хуҗалыклар да сарыкчылык белән шөгыльләнми башлаган заман булуга карамастан, татар авылларында гомер-бакый асралган бу төр терлектән баш тартмаган ул. Эшмәкәрлек сәләте булган кеше хәзерге вакытта сарыкчылыктан да табыш алырга мөмкин, дип саный. Ә Ринат Фәттаховның андый сәлате дә, сәүдә өлкәсендә шактый бай тәҗрибәсе дә бар.

Җирле авыл хуҗалыгы предприятиесендә гомере буена комбайнчы булып эшләгән Тәлгать ага Фәттахов каты авырый башлагач, гаиләдәге төпчек улы Ринат шәһәрдән гаиләсе белән авылга күченеп кайткан. Авылда төпләнүче яшь белгечләрне торак белән тәэмин итүне күздә тоткан "Яшь гаилә" программасы буенча алар үз йортларын төзегәннәр. Әтиләре вафат булган, ә Ринат, аның игенчелек традицияләрен дәвам итү максатыннан, авыл хуҗалыгы эшенә чумган. Гаилә үзенең авылда ачып җибәргән азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яраклары кибете эшен дә туктатмаган. Сәүдәдән кергән табыш хәзер күп очракта фермерлык хуҗалыгы чыгымнарын каплауга китсә дә, акыллы кешеләр уйлап тапкан тавык йомыркаларын берничә кәрҗингә салып саклау теориясе күзлегеннән караганда, бу бик тә акыллы алым. Тотылган чыгымнар кайчан да булса кире кайтырлар дип өметләнә фермер һәм аның гаиләсе.

Бүгенге көндә "Фәттахов" фермерлык хуҗалыгында 10 баш савым сыер бар, яшь терлекләрне кушып исәпләгәндә, мөгезле эре терлекләренең саны 20дән артып китә. Сөтне кибеттәгедән күпкә арзан бәягә сөт җыю белән шөгыльләнүче эшмәкәргә тапшыралар. Ләкин шулай да зарланмыйлар, шәһәрдән шактый ерак урнашкан авылда продукцияне кыйммәтрәк бәягә сатарлык бүтән мөмкинлек юк.

"Яңа эш башлаучы фермер" программасы конкурсына тәкдим иткән бизнес-планында Ринат Фәттахов үзенең фермерлык хуҗалыгында продукция җитештерү күләмен арттыруны максат итеп куйган. Ә моңа ирешү өчен аңа дәүләт булышлыгы бер дә артык булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев