Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Баулы районында авыл клубы төзелә

Татарстан Республикасында "Авыл клублары" программасын тормышка ашыру кысаларында районыбызның Васькино Туйралы авылында күп функцияле үзәк төзелә. Нәкъ бер айдан файдалануга тапшырылырга тиешле объектта эш барышы белән сезнең хәбәрчегез дә барып танышып кайтты.

Татарстандагы муниципаль берәмлекләрдә мәдәният объектларын төзүнең заказчысы - республиканың баш инвестицион-төзелеш идарәсе. 2012 елда старт алган бу программа ярдәмендә республикада 46 мәдәни һәм күп функцияле үзәкләр төзелгән инде, шул исәптән Баулы районының Александровка авылында да.

Васькинодагы объектның подрядчысы - Башкортстанның Туймазы шәһәрендәге "Энергостройсервис" җәмгыяте. Яңа бина үзенә мәдәният йортын, китапханәне, фельдшер-акушерлык пунктын сыйдырачак. Объектның төзү-монтаж эшләре мастеры Салават Хәкимов әйтүенчә, нәкъ менә әлеге учреждениеләрдә эшләүчеләр төзүчеләр янына килеп, эш барышы белән күбрәк кызыксыналар да икән. Авыл кешеләренең күпчелеге - читтән күзәтүчеләр. Ә өч авыл кешесе өчен төзелеш эш урынына да әверелгән.

- Безнең оешма өчен әлеге объект беренче эш түгел. Без инде Баулыда Куйбышев урамындагы 12нче, Зиновьев урамындагы 9нчы, 11нче йорт-ларны төзеп файдалануга тапшырдык, - ди мастер Салават Хәкимов. - Бүгенге көндә дә Зиновьев урамында ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында тагын бер өч катлы йорт төзибез. Быел көзен без Баулыда эшли башлаганга өч ел тула. Эшкә без нигездә җирле төзүчеләрне җәлеп итәбез. Мәсәлән, әлеге үзәк төзелешендә җиде ташчы, алты ярдәмче эшче, җиде түбә ябучы эшли, аларның өчесе шушы авылдан, калганнары
Баулы кешеләре. Аларны иртәнге җидегә вахта объектка алып килә, кичке дүрттә, эш беткәч, өйләренә кайтарып куя. Бары тик су һәм ут кертү эшләрен башкарырга гына эшчеләрне Туймазыдан алып килергә җыенабыз.

Сергей Князев белән Константин Николаев үз хезмәтләреннән һәм аның нәтиҗәсеннән бик канәгать

Мастер сүзләренә караганда, төзелешкә эшче кадрлар туплау җиңел түгел. Кызганычка каршы, бу һөнәр ияләре арасында да хәмер бәйлелегендәге кешеләр күп. Ышанычлы команда туплаганчы шактый күп кешене сынарга туры килә. Ә бу төзелеш оешмасы хәзерге вакытка әлеге мәсьәләне хәл иткән инде. Биредә вакыт сынавын үткән ышанычлы кадрлар тупланган.

- Мин биредә өч ел эшлим инде. Эшем булудан да, айга ике тапкыр бирелүче хезмәт хакым булудан да канәгать, - ди электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы Сергей Князев. Төзелештә ул үзенең эретеп ябыштыру эше белән генә чикләнми, вакыты булганда ташчыларга да ярдәм итә.

Ташчы Константин Николаев та читкә китмәвеннән, көн саен эштән соң өенә кайтып гаиләсе белән бергә була алуыннан канәгать.

- Төзелештә эшне мигрантларны җәлеп итеп башкару күпкә җиңелрәк, әлбәттә. Ул кешеләр бит бирегә акча эшләүне максат итеп киләләр һәм вакыт белән исәпләшмичә, бирелеп эшлиләр. Ләкин без җиңел юлны сайламыйбыз, эшкә җирле төзүчеләрне җәлеп итәбез. Социаль әһәмияттәге объектларны төзегәндә без параллель рәвештә тагын бер мәсьәләне чишәргә - кешеләрне эш белән тәэмин итәргә тиешбез. Район башлыгы Альберт Хәбибуллин безнең объектларга килгәч, һәрвакыт кемнәр эшләве белән кызыксына һәм безнең баулылыларга өстенлек бирүебезне хуплый, - дип сөйләде безгә төзелеш буенча "экскурсия үткәргәндә" Салават Хәкимов.

Мастер сүзләренә караганда, объектта эш барышы графиктан калышмый. Бинаның стеналары әзер, без килгән көнне ташчылар аның соңгы кирпечләрен салдылар. Түбә ябу өчен фермалар җыялар, бина эчендә электр үткәрү буенча да эш башланган. Республика президенты кушуы буенча яңа клубларны төзү эшләрен тәмамлау вакыты 15 августка дип билгеләнгән. Ә объектны файдалануга тапшыру Республика көне алдыннан булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев