Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Юлларны “яттан” белә

Мәгълүм булганча, рульне оста әйләндерүче кеше түгел, ә машина һәм йөк өчен җаваплылык тоючы кеше генә чын шофёр була ала. Ә Сергей Сугробовка аеруча зур җаваплылык йөкләнгән: ул кешеләр йөртә.

Кемнәргәдер автобус шофёрының хезмәте бик гади тоела: руль әйләндерү өчен күп көч кирәкми, дип исәпли алар. Ә менә "Вахтовик" ЧҖҖ шофёры Сергей Сугробовның фикере башкачарак.
- Бүгенге заманда автобус шофёры аеруча сак булырга тиеш, чөнки транспорт йөртү шартлары катлаулана бара. Уңда, сулда, артта - машиналар диңгезе, ә автобус алар арасында бер утрау шикелле. Ә бездән, руль артына утыручылардан, гаять зур игътибарлылык, сизгерлек, юллардагы хәлләрне алдан ук чамалый белү, түземлелек һәм ихтыяр көче таләп ителә.
Әлеге таләпләрне яхшы аңлаганга күрә, Сергей Сугробов коллективның, пассажирларның хөр-мәтен һәм ышанычын яулагандыр да, мөгаен.
Сергей Дмитриевич 1981 елдан пассажирлар йөртә. Владимир өлкәсендә туган егет, армия хезмәтеннән соң, Баулыда ПАТПга эшкә урнаша. Әлеге утыз елдан артык вакыт эчендә предприятиенең исеме, Сугробов йөрткән автобусларның маркалары үзгәрә, бары үз һөнәренә тугрылык кына шул килеш кала. Тәҗрибәле шофёрны башка оешмаларга күчәргә дә "кодалыйлар", ләкин, Сергей Дмитриевич әйтүенчә, ул автобуслардан аерыла алмый, аларга бик нык күнеккән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев