Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Яшь белгечләр өчен гыйльми ярыш

"Баулынефть" идарәсендә яшь белгечләр өчен инглиз телендә чираттагы брейнг-ринг үтте. "Татнефть" ААҖ барлык подразделениеләреннән катнашучылар телне белүдә һәм аны практикада куллану осталыгында көч сынаштылар. Лениза ГӘРӘЕВА Бәйгедә 22 команда катнашты. Һәр команда өчәр кешедән төзелде. Баулының нефть һәм газ табу идарәсеннән Анастасия Дробышева, Айрат Хафизов һәм Надежда Сәхипгәрәева катнашты. Бәйгегә...

"Баулынефть" идарәсендә яшь белгечләр өчен инглиз телендә чираттагы брейнг-ринг үтте. "Татнефть" ААҖ барлык подразделениеләреннән катнашучылар телне белүдә һәм аны практикада куллану осталыгында көч сынаштылар.

Лениза ГӘРӘЕВА

Бәйгедә 22 команда катнашты. Һәр команда өчәр кешедән төзелде. Баулының нефть һәм газ табу идарәсеннән Анастасия Дробышева, Айрат Хафизов һәм Надежда Сәхипгәрәева катнашты. Бәйгегә килгән нефтьчеләр "Шәүлегән" сәламәтләндерү лагеренда урнаштылар, анда аларга рус телендә биремнәр өләшенде. Тәкъдир итүгә әзерләнү өчен катнашучыларга бары тик өч сәгать вакыт бирелде. Узган елларда брейн-ринг ике көн барган булса, быел уенның программасы кыскартылды.

Бәйге барышында командаларның инглиз телен белү дәрәҗәсе төрле булуы күренде. Кемдер аны камил үзләштергән, ә кайсыдыр җавап биргәндә каушады.

Гомумән, "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятендә инглиз теленә, дөресрәге, техник инглиз телен белүгә зур игътибар бирелә, бу яшь белгечләр конкурентлык сәләтенә ия булсын һәм чит илләр әдәбиятын укып, үз практикаларында куллана алсын өчен эшләнә. Ә брейн-ринг кебек ярышлар исә яшь нефтьчеләрнең белемнәрен тикшерү генә түгел, ул эштә этәргеч, тәҗрибә уртаклашу, файдалы аралашу булып та тора.

Нәтиҗәдә "инглиз телендә брейн-ринг уены" форматында үткән ярышларда "Елховнефть" нефть һәм газ табу идарәсе (Әлмәт районы), нефть һәм нефть продуктларын сату идарәсе (Әлмәт шәһәре), ТатНИПИнефть (Бөгелмә шәһәре) һәм "Главнефтегазстройсервис" (Әлмәт шәһәре) яшь белгечләре җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев