Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Тимердән машина ясый, малайлардан игенче үстерә

Бүгенге көнгә район комбайнчылары арасында иң күп икмәкне "Исламгалиевлар" крестьян-фермерлык хуҗалыгы комбайнчысы Сирин Зәниев суктырды.Бүгенге көнгә район комбайнчылары арасында иң күп икмәкне "Исламгалиевлар" крестьян-фермерлык хуҗалыгы комбайнчысы Сирин Зәниев суктырды.

Сирин Зәниевны авылдашлары алтын куллы кеше буларак беләләр. Гомере буена механизатор булып эшләүче бу кеше үзе яшәгән Фоминовка авылыннан Татар Кандызына эшкә дә, йомышы төшеп район үзәгенә яки башка җиргә барырга туры килсә дә, үзе ясаган автомобильгә утырып юлга чыга. Төрле техниканың детальләрен файдаланып ясалган үзенчәлекле машинасы кышкы суыкларда да сынатмый. Алай булмыйча, аның техник иҗат җимеше техник күзәтү үткән һәм аның тиешле барлык документлары да бар.

- Андый булдыклы ирләр сирәк була. Аның кулыннан килмәгән бер генә эш тә юктыр: техниканы яхшы белә, үзе балта остасы, хуҗалыгында күп итеп терлек-туар асрый. Моннан тыш ул бик яхшы әти кеше дә. Туган нигезендә йорт салды, хәзер анда аның нәсел дәвамчысы - улы Рәсим яши, - ди безнең героебыз турында Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин.

Улы Рәсим дә әтисе үрнәгендә шул ук хуҗалыкта авыл хуҗалыгы производствосында эшли. Ул да әтисе кебек үк киң профильле механизатор, язын тракторга утырып чәчүдә эшләсә, урак башлангач комбайн руле артына утыра, игеннәр җыеп алынгач, җир эшкәртә. Кыскасы, кулларыннан эш килгән Зәниевларның хезмәтенә хуҗалыкта ихтыяҗ бетеп тормый.

Элек, "Фоминовка" совхозында эшләгән вакытында ук, Сирин Зәниев авыл хуҗалыгы алдынгылары исемлегеннән төшмәгән. Хәзер дә сынатмый, районда гына түгел, республика күләмендә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшли. Урак башлану белән Сирин һәм Рәсим Зәниевләрнең яхшы хезмәт күрсәткечләре турында хәбәр республика матбугатында таралды. Хәзер дә алар хезмәт темпларын киметмичә эшлиләр. Шулай да әти кешенең крсәткечләре әлегә иң зурысы - урак башыннан ул 5964 центнер бөртек суктырып, ындыр табагына озатты.

Әлеге фотосурәттә сез хезмәт алдынгысын үзенең ярдәмчесе Илназ Фәррахов белән күрәсез. Яхшы чит ил комбайнында ярдәмчеләргә ихтыяҗ булмаса да, алдынгы механизатор үз осталыгын үсеп килүче булачак игенчеләр белән уртаклашырга карар кылган. Игенчелек серләрен яшьтән күреп, өйрәнеп үсәргә кирәк дип саный Сирин Зәниев һәм үз канаты астына алган бу егеттән дә киләчәктә яхшы механизатор чыгасына ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев