Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Тикшерелмәгән орлык өчен – штраф

Татар Кандызы авылында "Салихов З.Г." крестьян-фермерлык хуҗалыгы киләсе ел уңышы өчен билгеләнгән 40 тонна чәчүлек орлыкның сыйфатын тикшермәгән.

Россельхознадзорның ТР буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, орлыкчылык контроле бүлеге белгечләре "Салихов З.Г." КФХда закон бозылуын ачыкладылар. Анда 40 тонна "Кинельская-59" сортлы сабан бодае орлыгы саклауга салынган. Чәчүлек орлык 2013 елда чәчү өчен билгеләнгән, ләкин орлыкның чәчүлек сыйфатлары тикшерелмәгән.
Моннан тыш, чәчүлек орлык белән бергә терлекләргә ашату өчен билгеләнгән фураж бөртеге саклана. Мондый күршелек ике категория орлыкның кушылуына һәм шуның нәтиҗәсендә орлыкчылык материалының чәчүлек сыйфаты түбәнәюенә китерүе ихтимал. Хуҗалык башлыгы З.Салихов административ җаваплылыкка тартылды.
Ә менә "Березовские зори" ЧҖҖдагы тикшерү 40 гектар мәйданда чәчүлек стандартлары буенча тикшерелмәгән "Джангаль" сортлы бодай чәчелүен ачыклаган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән, закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән, шулай ук административ җәза бирү турында карар чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев