Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Сыер савучыларның хезмәт хакы – әһәмиятле күрсәткеч

Сөт җитештерү - аграр тармак хуҗалыклары бюджетларын тулыландыруның тотрыклы чыганагы. Һәм савымчыларның хезмәт хакына стимуллаштыру характеры хас булырга тиеш, дип саныйлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Терлекчелек буенча республика семинар-киңәшмәсендә китерелгән мәгълүматларга караганда, 2012 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча республика хуҗалыкларындагы сыер савучыларның уртача айлык хезмәт хаклары төрле: бер хуҗалыкта аларга 4900 сум түлиләр, икенчесендә шул ук эш өчен 15615 яки 19860 сум.
ТР премьер-министры -авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов семинар-киңәшмәдә үзләренең ферма эшчәннәренә бик аз түләүче, шулай ук терлекчелек объектларында тупас технологик һәм оештыру хаталары җибәрүче хуҗалык җитәкчеләрен намуслы булырга өндәде.
Баулы районы хуҗалыкларында эшләүче сыер савучылар нинди хезмәт хакы ала соң? Түбәндә без сезнең игътибарыгызга районыбыз хуҗалыкларының сөт җитештерү буенча ун айлык эш нәтиҗәләре, шул исәптән сыер савучыларның уртача айлык хезмәт хаклары күрсәтелгән таблицаны тәкъдим итәбез.

№ п/п

Хуҗалык исеме

Уртача айлык хезмәт хакы, сумнарда.

Савым сыерлар саны, баш.

Уртача тәүлеклек савым, кг.

1

«Газзалиев» КФХ

8495

320

8,6

2

«Колос» кооперативы

10349

680

17,2

3

«Кызылъяр» ЧҖҖ

10508

370

10,7

4

«Поповка» ЧҖҖ

11917

340

11,8

5

«Николашкино» ЧҖҖ

13061

330

12

6

«Хәнсевәр» ЧҖҖ

6700

220

9,7

7

«Берлек» ЧҖҖ

11040

320

19,8

8

«Березовские зори» ЧҖҖ

10250

318

7,8

9

Хаҗиев» КФХ

11669

225

10,6

10

Район буенча

10443

3656

14,1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев